Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара 4нче мәктәбенең элеккеге директоры – тынгысыз фидакарь шәхес

Кукмара 4нче урта мәктәбендә эшләгән елларны сагынып утырганда, без һәрвакыт аның беренче һәм алыштыргысыз директоры булып торган, бүгенге көндә лаеклы ялда үзенең тормыш иптәше Рәшидә апа Корбангали кызы белән берлектә балаларының, оныкларының куанычларына шатланып яшәүче, хәзер дә тынгысыз йөрәкле Рафаэль Рашит улы Мостафинны искә алабыз. 1989 елның августы. Мәктәп әле...

Кукмара 4нче урта мәктәбендә эшләгән елларны сагынып утырганда, без һәрвакыт аның беренче һәм алыштыргысыз директоры булып торган, бүгенге көндә лаеклы ялда үзенең тормыш иптәше Рәшидә апа Корбангали кызы белән берлектә балаларының, оныкларының куанычларына шатланып яшәүче, хәзер дә тынгысыз йөрәкле Рафаэль Рашит улы Мостафинны искә алабыз.

1989 елның августы. Мәктәп әле төзелеп бетмәгән. Шушы мәктәп каршындагы казылып яткан чокырлар аша егылып төшүдән куркып, чамалап кына басып кереп, беренче эш көннәребезне башлаганыбыз хәтердә калган. Әле безнең укыта торган буш бүлмәләребезнең идәне дә җәелмәгән. Эш сәгатен белмичә, ял көннәрен уйламыйча, мәктәпне тизрәк төзеп бетереп, беренче сентябрьгә балаларны кабул итәргә кирәк иде.

Рафаэль Рашит улының оештыру сәләте менә шунда күренде дә инде. Безне мәҗбүр итүче булмады. Рафаэль абыйга укытучылар коллективы белән идарә итәргә, мәктәпнең уку-укыту өчен бар кирәк-яракларын да табарга, шул ук вакытта төзелеш эшләрен дә ашыктырырга кирәк иде. Хәзерге вакыттагы шикелле бар нәрсә өелеп торган вакыт түгел. Бик еш кына аңа Казанга чыгып китәргә, кирәкле әйберләрне юнәтеп алып кайтырга туры килде. Мәктәпкә парта, өстәл, урындыклар кайта торды. Без, ирләр, җыелышып, шул парталарны җыйдык, хатын-кызлар җыештыру эшләрендә булышты. Бервакыт өстәлләр кайткан, әмма комплектта гайка, болтлары юк иде. Рафаэль абыйга Кострома шәһәренә заводка кадәр барып, шуларны табып алып кайтырга туры килде.

Бергәләшеп, сәгатькә карамыйча, эш хакын сорашмыйча, эшне бүлешмичә, күмәкләшеп мәктәп өчен, балалар өчен дип, ихласлы булып, тырышып эшләп оешты 4нче мәктәп коллективы. Аның башында, билгеле, көнне-төнне уйламыйча, хезмәт итүче фидакарь кеше - мәктәп директоры торды.

Мин ул елларны китапханәче, тарих фәнен укытам һәм мәктәпнең көндәлеген (елъязмасын) алып бара идем. Шул язмалардан берничә өзек:

"...Директор инде сәгать 7дән мәктәп территориясендә иде. Ул барлык оештыру эшләрендә катнашты. Сәгать 8гә мәктәп ишегалды бәйрәмчә киенгән һәм чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар белән җанлана башлады...

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев