6 август 2013 яңалыклары
-
Кукмарада иң яхшы киносценарийга бәйге игълан ителде
"Хезмәт даны" газетасы каршындагы "Салават күпере" иҗат берләшмәсе һәм "Мәхмүтфильм" киностудиясе иң яхшы киносценарийларга конкурс игълан итә. Киносценарийның дәвамлылыгы 10 минуттан алып, сәгать ярымга кадәр булырга мөмкин. Темалары юмор-сатирадан алып драма әсәрләренә кадәр чикләнмәгән. Иң яхшы киносценарий авторларына 2 меңнән 10 мең сумга кадәр премияләр тапшырылачак, кино төшерелгән очракта гонорар...
-
Кукмараның үз төзүче эшмәкәре бар
-Төзелеш эше туктаса, тормыш та туктала, - ди районда социаль мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертүче эшмәкәр Илсур Шәрипов. - Без ел әйләнә эштә. Форсаттан файдаланып, төзелеш индустриясендә хезмәт итүчеләрне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, гаиләләренең имин, сәламәт булуларын, максат-хыялларының тормышка ашуларын телим. Быел безнең өчен күләмле эш объекты - Олыяз...
-
Биләрдә "Сәләт" II халыкара яшьләр форумы үтәчәк
12-18 августларда Биләрдә "Сәләт" II халыкара яшьләр форумы үтәчәк. Форумның программасында спорт һәм мәдәни чаралар, балаларның фәнни эшләр күргәзмәсе, шахмат турниры, брейн-ринг, мастер-класслар, тренинглар, лекцияләр һәм башка бик күп чаралар көтелә. Чараны оештыручылар булып, Татарстан Республикасы хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән...
-
Кукмарага Универсиада уңаеннан спорт мәйданчыклары кайтты
Универсиаданы әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен Кукмара районына алты балалар спорт мәйданчыгы бүләк итеп бирелде. Аларны шәхси эшмәкәр Илсур Шәрипов төзүчеләре Зур Сәрдек, Олыяз, Кукмараның 3, 4нче урта мәктәпләре, "Ялкын", "Зилант" спорткомлексларына урнаштырачак.
-
Кукмараның кайбер йортларына капиталь ремонт төгәлләнеп килә
"Техстрой" җәмгыяте (җитәкчесе Ринат Ваһапов) 2006 елдан бирле Кукмарадагы күпкатлы йортларга капиталь ремонт үткәрә. Быел алар Нур Баян урамындагы 35, 37, Восточный урамындагы 29 йортларны яңартты. Иде ремонт эшләре төгәлләнеп килә.
-
Район прокуратурасы хезмәт хакларын үзвакытында түләнмәү буенча 480 закон бозу очрашу теркәгән
Агымдагы елның 6 аенда район прокуратурасы хезмәт хакларының үзвакытында түләнүен тикшерү нәтиҗәсендә законнарны бозуның 480 очрагы ачыкланган. Алар буенча 14 вазыйфаи зат - дисциплинар, 5 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Эш урыннарында травма алу очраклары буенча тикшерүләр үткәргәндә хезмәтне саклау буенча законнарны бозуның 6 очрагы табылып, гаеплеләр җавап тотканнар. Шулай...
-
Түбән Комарда быел 5 кеше вафат булган
Урта Комар җирлегендә быел 11 сабый дөньяга килеп, 5 кеше бакыйлыкка күчкән. Узган ел исә биредә 8 кеше дөньяга аваз салып, 8 кеше вафат булуы теркәлгән. Урта Комар җирлегенә дүрт авыл карый, алар: Түбән Комар, Урта Комар, Югары Комар һәм Салкын Чишмә
-
Туембаш мәктәбен тышкы яктан профнастил калай белән тышлыячаклар
Туембаш мәктәбендә әле яз көне башланган капиталь ремонт тулы көчкә бара. Биредә инде түбә тулаем алмаштырылып, ишекләр, тәрәзәләр куелган. Хәзерге вакытта мәктәпнең тышкы ягын профнастил калай белән тышлау эшләре бара. Алдагы көннәрдә мәктәпнең идәнен җәю, стеналарны буяу, котельныйны тәртипкә китерүгә керешәчәкләр. Кичә ремонт эшләренең барышы белән танышу максатыннан биредә район...
-
Түбән Өскебашта 8 августта Изгеләр чишмәсе ачылачак
Түбән Өскебаш авылында 8 августта узачак Ураза гаете бәйрәме көнендә Изгеләр чишмәсен ачу тантанасын узачак. Авылның әлеге чишмәсе иң борынгылардан санала һәм аның бик зур тарихы бар. Моңарчы авыл картлары карап тоткан чишмәне тулысынча төзекләндерү, заманага туры китереп яңарту эшенә авылда яшәүче һәм авылда туып-үсеп, хәзер читтә яшәүче эшмәкәрләр алынган....