Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның үз төзүче эшмәкәре бар

-Төзелеш эше туктаса, тормыш та туктала, - ди районда социаль мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертүче эшмәкәр Илсур Шәрипов. - Без ел әйләнә эштә. Форсаттан файдаланып, төзелеш индустриясендә хезмәт итүчеләрне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, гаиләләренең имин, сәламәт булуларын, максат-хыялларының тормышка ашуларын телим. Быел безнең өчен күләмле эш объекты - Олыяз...

-Төзелеш эше туктаса, тормыш та туктала, - ди районда социаль мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертүче эшмәкәр Илсур Шәрипов. - Без ел әйләнә эштә. Форсаттан файдаланып, төзелеш индустриясендә хезмәт итүчеләрне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, гаиләләренең имин, сәламәт булуларын, максат-хыялларының тормышка ашуларын телим. Быел безнең өчен күләмле эш объекты - Олыяз урта мәктәбен уку елына файдалануга тапшыру бурычы тора. Район җитәкчелеге даими игътибарда тота, мәктәп коллективы, "Урал" күмәк хуҗалыгы бик зур ярдәм күрсәтәләр. Шаять, башкарып чыгарбыз. ФАПлар төзү буенча да эш күләме арта бара: узган ел без Татарстан буенча 12 модульле медпункт төзесәк, быел аларның саны 22 булачак. Инде 12се сафка бастырылды. Мин рәхмәт сүзләрен беренче чиратта иллегә якын төзүчебезгә, оператив "штаб"тагы Рамил Әхмәтҗановка, Азат Сибгатуллинга, Илгиз Низаметдиновларга, төзелеш эшендә гаять зур тәҗрибә туплаган прораблар Раниф Саттаров, Николай Сергеев, Наил Насыйров, Габделнур Салыков, Тәлгать Фәхретдиновларга әйтәсем килә. Атнага бер җыелып киңәшәбез дә, өстәмә күрсәтмә биреп, өйрәтеп йөрисе юк - үз эшләрен төгәл башкаралар алар. Безнең ширкәт "Татарстан төзүчеләр берлеге" составында - лицензиябез бар. Объектның фундаментыннан башлап, ачкычны хуҗага тапшырганчы барлык сантехника, буяу-шомарту, ут кертү, тәрәзә-ишек кую, яшелләндерү эшләренә кадәр үзебез башкарып чыгабыз. Әгәр эшкә алынганбыз икән - без аны тиешле срокта башкарып чыгу өчен тырышабыз. Безнең оешмада склад мөдирләре юк. Кемгә нәрсә кирәк ала, файдалана, артыгын кайтарып кертеп куялар - коллективта бер-береңә ышану, кеше хезмәтен хөрмәт итү бик югары дәрәҗәдә. Эшнең нәтиҗәлелеге беренче чиратта әнә шул сыйфатларга бәйле. Хезмәт хакы ай саен билгеләнгән көнендә тулысынча түләнеп барыла. Бүгенге көндә полиция йортлары салу бара, Ныртыдагысын 1 сентябрьгә, Өскебаштагысын 10 сентябрьгә өлгертәбез.
Шул ук Ныртыда Илсур Шәрипов оешмасы көче белән табиб амбулаториясенә яхшы сыйфатлы капиталь ремонт ясады, төрле авылларда алты медпункт төзекләндерелде. Тиздән Яңа Комарда яңа ФАП куллануга тапшырылачак.
Азат САБИТОВ.
Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk