6 апрель 2017 яңалыклары
-
«Клон» сериалы героинясы Жади бүген ничек яши? (ФОТО)
Барыбыз да яратып караган "Клон" телесериалы героинясы-гарәп кызы Жадины уйнаган Джованна Антонелли Бразилия генә түгел, Россиядә дә бик зур популярлык казанган иде. Баксаң, Жади кинода гына түгел, чынбарлыкта да Мурилу Бенисиу (сериалдагы Лукас) белән гыйшык-мыйшык уйнап, аннан беренче баласын-улы Пьетроны тапкан икән. Ике елдан соң Бенисиу белән аерылышып, Джованна эшмәкәр...
-
“Казан егетләре” яңа солист, якташыбыз Айнур Латыйповка ни өчен “мясной магнат” дигән кушамат такканнар?
"Казан егетләре" төркеменең ишәюе хакында хәбәр иткән идек инде. Егетләр үзләре Айнурны бик җылы кабул иттек, бер-беребез белән уртак телне тиз таптык дип сөйләсәләр дә, яңа солистның үзенең дә фикерен ишетәсе килде. - "Казан егетләре" белән бер сәхнәдә Чиләбе өлкәсенең Устьбагарян бистәсендә узган концертларында чыгыш ясарга туры килде, - дип...
-
Кукмара музеенда “Итек бәйрәме” үтте (фото)
Кукмара төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре поселокның "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Итек бәйрәме" уздырды. Чара Кукмарада итек җитештерелә башлауга 150 ел тулуга багышланган иде. Балалар өчен итек күргәзмәсе ясалды, күңелле уеннар оештырылды. Бәйрәм шигырьләр сөйләү, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Музейга экскурсия дә балаларга бик ошады.
-
Петербургта булган шартлау вакытында Аксубай кызы беренчеләрдән булып ярдәмгә ташланган (ФОТО)
3 апреля девушка-очевидец взрыва на станции «Технологический институт» одной из первых бросилась к вагону и стала оказывать помощь раненому мужчине, сообщает газета «Аксубаево». 31 марта выпускница Аксубаевского лицея Евгения Краснова уехала в Санкт-Петербург к родственникам. 3 апреля Женя с сестрой и друзьями, гуляя по метрополитену, фотографировались на эскалаторе станции «Технологический...
-
Май бәйрәмнәрендә кукмаралыларны ничә көн ял көтә?
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы май аендагы ял көннәре турында хәбәр итә. (Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы россиялеләргә май аендагы ял көннәре турында хәбәр итә. Эшләүче гражданнар Яз һәм хезмәт бәйрәмендә - 3, Җиңү көне уңаеннан 4 көн ял итәчәк. Бу хакта «Российская газета»...
-
Сочидагы авиаһәлакәттә үлгән Ралинә Гыйльманованы укытучылары искә ала: “Кояш кебек иде...”
Ягымлы, көләч, йөзеннән нур бөркелеп торучан, тырыш, максатына тугры якты бер йолдыз иде, диләр татар кызы Ралинә Гыйльманова турында укытучылары. Шулай дими ни, гап-гади татар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән кыз, асыл сыйфатларга ия булмаса, Россиянең иң абруйлы хәрби ансамбленә ничек эләгер иде?! Ралинәнең хыялы тормышка аша, тик гомер җебе 22 яшендә...
-
Татарстан Президенты йөкләмәсе - Алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителергә тиеш
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Татарстан Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин җитәкчелегендә даими эшли торган хөкүмәт комиссиясе төзелде. Казанда, Чаллыда һәм республиканың башка шәһәрләрендә проблемалы йортлар төзелешен төгәлләү буенча максатчан һәм планлы эш бара. Казанда Чистай урамындагы 71а йорты төзелеп бетте. "Акварель" торак комплексының 5нче йортында 402 фатир...
-
Зур Кукмарадан Мөхания апа Низамгалиевага 90 тулды (фото)
Зур Кукмара авылында гомер итүче Мөхания апа Низамгалиева шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Туган көн иясен район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина котлап, юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Мөхания апаны без дә туган көне белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, тыныч, имин тормыш...
-
Пычак клубында узган КВН кошларга багышланган иде (фото)
Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова "Канатлы дусларыбыз " дигән КВНны Пычак урта мәктәбенең 1-4 сыйныйф укучылары белән үткәрде. Балалар, "Сыерчык "һәм "Карлыгач" командаларына бүленеп , туган якта кышлаучы һәм күчмә кошларны аера белү, кош исемнәреннән төзелгән кроссворд ,"Кем артык", "К " хәрефенә башланган кош исемнәре, "Кем күбрәк", шигырь язу һ.б...
-
Терлек алганчы документын карагыз!
Соңгы вакытта төрле төбәкләрдән терлекләр алып кайтып сату белән шөгыльләнүчеләр ешаеп китте. Башкортостан, Оренбургтан - атлар, Киров, Мари өлкәсеннән бозаулар ташыйлар. Тик менә күп очракта ветеринария таләпләре тупас бозыла. Ә бит районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән районга бер генә терлек тә кертелергә тиеш түгел. Эшмәкәр-ветеринар теркәү таныклыгы...
-
"Толымнарым белән бергә бәхетемне кистердем..."
Юл чатында басып торган чираттагы "язмышым", машинага кереп утыруга ук сүз башлады. Уйларыма бирелеп, сап-сары каен кочагында үскән яшел чыршы- наратлар полосасына сокланып бара идем. - Толымнарым теземә җиткән иде. Менә шул толымнарым белән бергә бәхетемне кистердем. Без үскәндә, мәктәптән соң, бер ел колхозда эшлисе иде. Әнинең мине бер дә...
-
Февраль аенда сөт җыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре
Карагыз, чагыштырыгыз! Февраль аенда сөт җыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре (бер литры - сумнарда). Янсыбы - М.Зәкиуллин - 23. Иске Йорт - Р.Рәхимҗанов - 23. Байлангар, Сазтамак - "Тургай" - 23. Аман-Оштырма - Р. Гаврилов - 23. Березняк, Камышлы - Н.Таҗмиев - 23. Аш-Буҗи - "Тургай" - 23,50;...
-
Игътибар! Район газетасы “Бу Кукмарага килешми” дигән проект игълан итте
Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында район газетасы "Бу Кукмарага килешми" дигән проект тәкъдим итте. Анда катнашу өчен районыбыздагы ташландык, чүпле, җыештырылмаган урыннарны фотога төшереп, редакциягә юллавыгыз сорала. Ел төгәлләнгәндә проектка йомгак ясалып, иң актив хәбәрчеләрне бүләкләү көтелә. Фоторәсемнәрне hezmat_dani@mail.ru электрон адресына яки 89655888688 WhatsApp (ватсап) номерына юлларга мөмкин.