Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Казан егетләре” яңа солист, якташыбыз Айнур Латыйповка ни өчен “мясной магнат” дигән кушамат такканнар?

"Казан егетләре" төркеменең ишәюе хакында хәбәр иткән идек инде. Егетләр үзләре Айнурны бик җылы кабул иттек, бер-беребез белән уртак телне тиз таптык дип сөйләсәләр дә, яңа солистның үзенең дә фикерен ишетәсе килде. - "Казан егетләре" белән бер сәхнәдә Чиләбе өлкәсенең Устьбагарян бистәсендә узган концертларында чыгыш ясарга туры килде, - дип...

"Казан егетләре" төркеменең ишәюе хакында хәбәр иткән идек инде. Егетләр үзләре Айнурны бик җылы кабул иттек, бер-беребез белән уртак телне тиз таптык дип сөйләсәләр дә, яңа солистның үзенең дә фикерен ишетәсе килде.

- "Казан егетләре" белән бер сәхнәдә Чиләбе өлкәсенең Устьбагарян бистәсендә узган концертларында чыгыш ясарга туры килде, - дип сөйли Айнур Латыйпов. - Әнә шул тәүге чыгыш минем язмышымны хәл итте дә. Шул көннән башлап мин төркемнең дүртенче егетенә әверелдем.

Оста баянчы һәм төрле уен коралларында сыздырып уйнавы бер хәл, Айнур әле эшмәкәр дә икән! Туган ягы Кукмара районы Зур Сәрдек авылында хәләл казылык җитештерергә дә өлгерә.

- Күпкырлы талант иясе ул! Сәхнәдә дә үзен чын эшмәкәрләрчә хис итә, - дип сүзгә кушыла "Казан егетләре"нең берсе Илнат Фәрхуллин. - Без исә аңа шаяртып "мясной магнат" дип дәшәбез.

Хәер, егетләрнең үзара бер-берсенә яратып эндәшә торган "исемнәре" һәркайсыныкы бар, дип аңладым. Бу хакта үзләреннән сорагач көлешә-көлешә күз кысышып кына утырдылар. Ул серләрен бик ачасылары килмәде бугай... Бәлки, сез беләсездер?

Галия РАХМАН

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев