Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Терлек алганчы документын карагыз!

Соңгы вакытта төрле төбәкләрдән терлекләр алып кайтып сату белән шөгыльләнүчеләр ешаеп китте. Башкортостан, Оренбургтан - атлар, Киров, Мари өлкәсеннән бозаулар ташыйлар. Тик менә күп очракта ветеринария таләпләре тупас бозыла. Ә бит районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән районга бер генә терлек тә кертелергә тиеш түгел. Эшмәкәр-ветеринар теркәү таныклыгы...

Соңгы вакытта төрле төбәкләрдән терлекләр алып кайтып сату белән шөгыльләнүчеләр ешаеп китте. Башкортостан, Оренбургтан - атлар, Киров, Мари өлкәсеннән бозаулар ташыйлар. Тик менә күп очракта ветеринария таләпләре тупас бозыла. Ә бит районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән районга бер генә терлек тә кертелергә тиеш түгел. Эшмәкәр-ветеринар теркәү таныклыгы булганда гына мондый эшчәнлек белән шөгыльләнә ала. Ул сатып алган терлекнең беренче ветеринар белешмәсе булырга, анда нинди прививкалар ясалганлыгы күрсәтелергә тиеш.

Терлекне алып кайткач, эшмәкәр аны бер ай ветеринария табибы күзәтүе астында карантинда тотарга бурычлы. Бернинди чир табылмаса, аңа дүртенче ветеринария белешмәсе бирелә һәм инде ул сату белән шөгыльләнә ала. Сатып алганда малларның ветеринария белешмәләрен сорагыз. Югыйсә, аларны алып кайткан көндә үк сатарга чыгаралар. Андый терлекләрнең, 2-3 атна үткәч, авырый башлау очраклары бар. Тиешле тикшерү үтмәгән маллар белән лейкоз, туберкулез, түләмә (сибирская язва), лептоспироз, микроспория (стригущий лишай) кебек йогышлы авырулар ияреп кайтырга мөмкин. Сатып алган терлек авырып үлгәч кенә искә төшә дә бит, әмма соң була инде.

Мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен тиешле таләпләрне үтәргә, сатып алучыларга уяурак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев