5 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Габделхәй Биктаһиров: "Хәния төшемә ярдәм сорап керде..."
Халкыбызның моң алиһәсе Хәния Фәрхинең үлеменә 7 сентябрьдә 40 көн була. Әлфия Авзалованың кырыгы көнне - 27 июльдә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты вакытсыз арабыздан китте. Эстраданы шаулатып торган кешенең кинәт кенә гомере өзелүгә һаман да ышанасы килми.
-
Районыбыз басу-кырларында урып-җыю эшләре дәвам итә
Вахитов исемендәге, "Яңа тормыш", "Әсәнбаш" хуҗалыкларында урак өсте ахырына якынлашса, "Дружба", "Тукай", "Игенче" хуҗалыкларына эш темпын тагын да кызулатырга кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 5 сентябрьгә игеннәрнең 71 проценты җыеп алынган, барлыгы 9149 тонна ашлык суктырылган. Һәр гектардан уртача 39,3 центнер уңыш чыга. Шул ук...
-
Район прокуроры эшмәкәрләрне кабул итте (фото)
Бүген район прокуратурасында эшмәкәрләрне Бөтенроссия кабул итү көне узды.
-
60 яшьлек ир-ат товар поезды астына эләккән
Фаҗига Чулпан авылы тимер юл платформасы янында булган. (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Арча районында 60 яшьлек ир-ат товар поезды астына эләгеп үлгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Бүген иртән ашыгыч хезмәтләр бердәм номерына Чулпан авылы тимер юл платформасы...
-
Ватанымны данлап Гимн җырлыйм! (шигъри мизгел)
Татар илем минем - гүзәл җирем, Россиянең йөзе, түре дә! Ирек, муллык, дуслык кояшлары Балкып торсын илем күгеңдә! Ватаным зур минем - мәңге яшә! Һәр тарафта Халкым эзләре. Барлык дәүләт, милләт, күршең белән Өзелмәсен дуслык җепләре. Татарстан алга - якты юлга! Дөрес булсын кыйблаң, гамәлең Җир шарында барча илләр белән...
-
Дәүләт Советы депутаты Кукмара балалар иҗаты йорты бинасына инспектор тикшерүе үткәрде
Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева балалар иҗаты йортының яңа бинасында инспектор тикшерүе үткәрде.Судно модельләре, балчыктан әйберләр ясау, агач эшкәртү һәм бию бүлмәләре югары бәяләнде. Делегацияне мәгариф һәм фән идарәсе җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты Роберт Мансуров озатып йөрде.
-
Кукмарада капиталь төзекләндерелгән "Кыңгырау" балалар бакчасы ачылды (фото)
Бүген Кукмара шәһәрендә капиталь ремонттан соң "Кыңгырау" балалар бакчасы сабыйлар өчен үзенең ишекләрен ачты. 7 ай дәвамында "Домострой" төзелеш оешмасы (җитәкчесе Азат Нәбиев) биредә төзекләндерү эшләре алып барды. Шушы вакыт эчендә ишек, тәрәзәләр, җылылык, канализация челтәрләре алыштырылды, өр-яңадан түбә ябылды. Әлеге эш республикада бара торган 30 елдан артык эшләгән балалар...
-
Мин – татар баласы, татарча сөйләшәм
Югары Өскебаш авылы китапханәчесе Гөлүсә Гәрәева балалар белән "Мин - татар баласы, татарча сөйләшәм" дигән бәйрәм үткәрде. Бәйрәмдә төрле уеннар уйнатылды, балаларның белемнәре тикшерелде, башкалабыз Казанга кагылышлы сорауларга җаваплар алынды.