Район прокуроры эшмәкәрләрне кабул итте (фото)
Бүген район прокуратурасында эшмәкәрләрне Бөтенроссия кабул итү көне узды.
Кабул итүне район прокуроры Ришат Шакиров һәм Кукмара районы электр челтәре вәкиле уздырды.
- Эшмәкәрләрне Бөтенроссия кабул итү көнендә без "түгәрәк өстәл" уздырдык. Шәхси предприятиеләрне электр челтәрләренә тоташтыру буенча хәлне яхшырту өлкәсендә үткәрелгән чараларның нәтиҗәлелеге белән бәйле мәсьәләләр каралды, - ди район прокуроры Ришат Шакиров. - Чараның максаты: хокукый сораулар белән мөрәҗәгать иткән эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү. Кабул итү көнендә прокуратурага килүчеләр киңәшләр алдылар, мөрәҗәгатьләрнең һәрберсе игътибарга алынды.
Эльвира Мөбарәкшина, автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев