5 апрель 2017 яңалыклары
-
Кукмаралыларга танылган бакчачы Фарсил Зыятдиновның ярдәме, киңәшләре бик кирәк
"Фарсил абый бигрәк матур кеше икән. Тавышы соң, тавышы нинди аның, йөрәкләргә үтеп керерлек бит!" Моңарчы телевизор экраннары аша гына күреп, радиодан сөйләгәнен генә ишетеп белгән танылган бакчачы, галим, күпсанлы китаплар авторы Фарсил Зыятдиновның кукмаралылар белән очрашуга килүен, аралашу мөмкинлеген күпләр әнә шулай сөенеп каршы алды. Район үзәк китапханәсенең уку...
-
«ГАЗель» йөртүче йөк фурасы белән бәрелешеп һәлак булган
Һәлакәт М7 трассасының 756нчы чакрымында килеп чыккан. 4 апрельдә Татарстанның Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 26 яшьлек ир-ат - «ГАЗель» машинасын йөртүче һәлак булган. Бу хакта «Татар-информга» Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә җиткерделәр. Юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат кичә кич 112 экстрен хезмәтенә кабул...
-
Кукмарада ярминкә узачак
9 апрельдә Кукмара поселогының "Добреев" кибете янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе була. Башлана 8.00 сәгатьтә.
-
Татарстанда тагын бер банк эшчәнлеге туктатылды
Иминият кертемнәре агенты Татагропромбанк кертемчеләренә түләүләрне 19 апрельдән дә соңга калмый түли башлаячак. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә. Шулай ук иминият түләүләрен башкарачак агент банклар 11 апрельдән дә соңга калмый билгеләнәчәк. Искәртеп үтик, бүген Россия Үзәк банкы Татагропромбанкның банк операцияләрен башкару эшчәнлегенә булган лицензиясен алды. Татар-информ
-
Үрәсбаш клубында "Көлке көлә килә" дигән концерт булган (фото)
Тамашачыларга җыр-биюләр, төрле скетч номерлары күрсәтелде. Шулай ук Үрәсбаш халкы һәм аның килгән кунаклары кызыклы уеннарда да катнашып күңел ачты . Кичәбез дискәтук белән дәвам итте. Зөһрә Бахмәтова.
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 6 апрельдә синоптиклар Кукмарада аязучан болытлы һава торышы фаразлый. Температура иртән -1, +2, көндез +3, +4, ә кичен +2, +4 градус тирәсендә тирбәләчәк. Атмосфера басымы 750 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә, дымлылык 80%.
-
"Сылу алма" Эльмира Гыйльфанова: "Рафилнең миңа тәкъдим ясаячагын чамалап йөри идем, әмма..."
Халык күңеленә "Сылу алма" җыры белән үтеп кергән яшь җырчылар - Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев, ниһаять, гаилә корырга булганнар. Казандагы тәүге концертлары вакытында егет үзенең кәләшенә тәкъдим ясады! Сәхнәдә, тамашачылар күз алдында ул Эльмирага бер кочак чәчәк һәм йөзек бүләк итеп, аның кулын сорады. - Рафилнең миңа тәкъдим ясаячагын...
-
Баласын тәрәзәдән ыргыткан ана бу адымга бару СӘБӘБЕН атаган
Бөгелмәдә баласын тәрәзәдән ыргыткан хатын-кызның әлеге гамәле буенча сәбәпләре ачыкланды, дип хәбәр итте «Татар-информга» Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Лениногорскида яшәүче хатын-кызның 2 яшьлек баласын тәрәзәдән ташлавын хәбәр иткән идек. Әлеге факт буенча "Үтерергә омтылыш" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү фаразлары буенча,...
-
Яшь каләм тибрәтүчеләр, "Алтын каләм" фестивале сезнең өчен!
Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында ХХII республикакүләм "Алтын каләм" фестивале үткәреләчәк. Анда катнашу өчен "Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте", "Интернет челтәрендә куркынычсызлык", "Татарстан - телләрне саклау һәм үстерү территориясе" дигән темага язмалар кабул ителә. Бәйгенең муниципаль этабында катнашу өчен язмаларны 12 майга кадәр "Хезмәт даны" газетасының hezmat_dani@mail.ru электрон адресына юлларга яки...
-
Үзбәк ризыгы: дымлама (рецепт)
Дымлама - үзбәк кухнясының традицион ризыгы. Үзбәкләр аны "демнәмә" дип тә йөртәләр. Аны әзерләү өчен газ плитәсе тирәсендә озак кайнашу кирәк түгел. Ник дисәң, барлык ингредиентларны берьюлы әзерләп саласың да, 1-1,5 сәгатькә ризык турында онытасың. Дымлама өчен гадәттә сыер ите алына. Тавык һәм сарык итеннән дә бик тәмле була. Калын...
-
Күңел күзең күрмәсә...
Газзә әби кибеттән кайтып килә иде. Бу арада әллә нишләп биле авыртып, аяклары сызлап тора, кәефе дә юк. Арттан велосипед белән килгән почтальон кыз Фәймәнең "Газзә әби!" дигән яңгыравыклы тавышын ишеткәч, сискәнеп китте. -Газзә әби, сиңа телеграмма, улың өйләндем, кунакка кайтам, - дигән. Шушы хәбәрне җиткергәч, телеграмманы әбинең кулына тоттырып,...
-
«Кайтып җитәренә биш минут калган иде»
23нче март көнне иртәнге 10:20 сәгатьтә Яшел Үзән районының Маевка авылы борылышы янында коточкыч һәлакәт булды. 23 яшьлек Ситора Баратова исемле кыз үзенең Daewoo Matiz машинасында «ПАЗ» автобусына бәрелде. Нәтиҗәдә, автобус йөртүченең ике аягы сынган, автобустагы биш пассажирның, шул исәптән 7 яшьлек бер баланың да сәламәтлегенә уртача дәрәҗәдә зыян килгән....
-
Петербург метросындагы теракт фаҗигасенә Чаллы кызы да эләккән
Санкт-Петербургта метрода шартлау нәтиҗәсендә каза күргән татар кешесе сырхауханәдә табиб ярдәме күрсәтелгәннән соң, өенә кайтарып җибәрелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин белдерде. Еникеев Артур Ринатович - 1996 елгы, ул Ленинград өлкәсеннән, милләте буенча татар. Террор актыннан соң, җиңел тән җәрәхәтләре...
-
Олыяз китапханәчесе балаларны яңа кайткан китаплар белән даими таныштыра (фото)
Олыяз авылы китапханәсе балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә тора. Китапханәгә кайткан һәр яңа китап белән таныштыру максатыннан, балалар бакчасында әңгәмәләр, төрле уеннар оештырыла. Шушы көннәрдә зурлар төркеменә йөрүче балаларны "Кеше" һәм "Хайваннар" дигән китапларга күзәтү ясадык. Тәрбиче Мөбарәкова Ләйсән Салихҗан кызы белән берлектә китапта булган һәрбер хайван белән балаларны таныштырдык,...
-
Саранлыкмы бу, әллә тәрбиясезлекме?
Эштән кайтып барыш. Күзем Кукмараның халык телендә «четвертый номер» дип йөртелүче микрорайонында урнашкан чүп савытлары янында торган җиңел машинага төште. Шоферы машинасының багажнигын ачты да, пакет-пакет чүбен контейнерга бушатты. Айга ике тапкыр "Экосервис" оешмасы эшчеләре капка төбебездән килеп чүпләрне алып китәләр, ләбаса. Бу кешенең машинасына бензин салып йөрергә акчасы бар,...