Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңел күзең күрмәсә...

Газзә әби кибеттән кайтып килә иде. Бу арада әллә нишләп биле авыртып, аяклары сызлап тора, кәефе дә юк. Арттан велосипед белән килгән почтальон кыз Фәймәнең "Газзә әби!" дигән яңгыравыклы тавышын ишеткәч, сискәнеп китте. -Газзә әби, сиңа телеграмма, улың өйләндем, кунакка кайтам, - дигән. Шушы хәбәрне җиткергәч, телеграмманы әбинең кулына тоттырып,...

Газзә әби кибеттән кайтып килә иде. Бу арада әллә нишләп биле авыртып, аяклары сызлап тора, кәефе дә юк. Арттан велосипед белән килгән почтальон кыз Фәймәнең "Газзә әби!" дигән яңгыравыклы тавышын ишеткәч, сискәнеп китте.

-Газзә әби, сиңа телеграмма, улың өйләндем, кунакка кайтам, - дигән.

Шушы хәбәрне җиткергәч, телеграмманы әбинең кулына тоттырып, почтальон кыз велосипедына утырды да, алга таба китте.

Бу сөенечле хәбәр, Газзә әбине үзгәртте дә куйды. Сөенерсең дә, кырык яшькә якынлашып килүче улың өйләнсен әле! Күпме көтте бит ул бу көнне!

Газзә әбигә, әйтерсең лә, канат куйдылар. Җәһәт-җәһәт адымнар белән өенә кайтты да, тиз генә өен җыештырып чыгарды. Кичке автобуска әле шактый вакыт бар иде. Ашын салды, бәлешен ясап, мичкә тыкты, чормадан Сабантуйга дип саклап тоткан каклаган казын алып төште, мунчасын ягып җибәрде. Дәртләнә-дәртләнә эшләде дә эшләде Газзә әби. Үзе күз алдына булачак киленен китерде. Чибәр дә, эшчән дә, оялчан да, җитез дә булырга тиеш аның килене. Шулай булмый ни! Ул инде сиңа фермада сыер савып, куллары яргаланып беткән, битләрен сипкел баскан күрше кызы Әминә булмас. Улы Әмиргә акыл кергән бит инде, кырык яшен тутыра. Сайлый белгәндер... Күрше Гайшәнең дә авызы ябылыр. Кергән саен: "Кайчан өйләнә инде Әмир?" - дип теңкәсен корыткан иде.

Быел, кәефсезләнеп, авырып торгач, Сабантуй бәйрәменә өен дә юа алмаган иде. Бәлки өен дә юып чыгарыр әле килене, ә улы бакча коймасын тотар. Бүген йөгереп йөреп бик арыды, яшелчәләргә су сибеп тормас инде. Иртәгә килене күп итеп сибәр әле. Бер көн су сипмәгәннән әллә нишләмәсләр.

"Инде барысы да әзер, автобус килер вакыт та җитә икән бит, әле мин күлмәкләремне дә алыштырмаган", - дип, Газзә әби тиз генә өс-башын алыштырды: бәйрәмнәрдә генә кия торган ал төстәге ефәк күлмәген, шуның белән парлап ал яулыгын япты. Үз-үзеннән канәгать калып, көзгегә карап торганда, капка тавышы ишетелде. Газзә әби кунакларны каршыларга әзерләнде.

Менә ишек ачылып китте.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев