Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«ГАЗель» йөртүче йөк фурасы белән бәрелешеп һәлак булган

Һәлакәт М7 трассасының 756нчы чакрымында килеп чыккан. 4 апрельдә Татарстанның Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 26 яшьлек ир-ат - «ГАЗель» машинасын йөртүче һәлак булган. Бу хакта «Татар-информга» Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә җиткерделәр. Юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат кичә кич 112 экстрен хезмәтенә кабул...

Һәлакәт М7 трассасының 756нчы чакрымында килеп чыккан.

4 апрельдә Татарстанның Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 26 яшьлек ир-ат - «ГАЗель» машинасын йөртүче һәлак булган. Бу хакта «Татар-информга» Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә җиткерделәр.

Юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат кичә кич 112 экстрен хезмәтенә кабул ителгән. М7 трассасының 756нчы чакрымында 26 яшьлек йөртүчесе булган «ГАЗель» автомобиле белән 28 яшьлек йөртүчесе булган «Вольво» йөк фурасы бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, ашыгыч ярдәм һәм коткаручылар килгәнче «ГАЗель» йөртүчесенең гомере өзелгән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев