4 июль 2017 яңалыклары
-
Шамил Әхмәтшинның үлеме бөтен район халкы өчен зур югалту – Кукмара районы башлыгы
Район башлыгы Сергей Димитриев сүзләренчә, Кукмараның шәһәр бистәсе статусы алуында Шамил Әхмәтшинның роле бик зур булган. (Казань, 4 июль, «Татар-информ», Мәрьям Насыйрова). Бүген Кукмара киез итек комбинаты директоры Шамил Әхмәтшин белән хушлаштылар. Район башлыгы Сергей Димитриев Шамил Әхмәтшинның үлемен бөтен район халкы өчен зур югалту дип атады. "Легендар шәхес иде....
-
Бик тәмле пицца (рецепт)
Өйдә пиццаны теләгән ингредиентларны салып пешерә аласыз. Сезгә менә мондый пицца рецептын тәкъдим итәм. Ачы камырны уклау белән җәеп майланган табага җәяргә. Эчлек өчен: 2 кашык кетчуп, 3 уртача тозлы кыяр, 300 грамм колбаса, 2 помидор, 100 грамм каты сыр, 3 кашык каймак яки майонез, 1 йомырка, бер уч туралган...
-
Кукмаралылар киез итек комбинаты директоры Шамил Әхмәтшин белән хушлашты (фотолар)
Кукмара киез итек-киез комбинатының генераль директоры Әхмәтшин Шамил Михәйдәр улы белән хушлашу 4 июльдә киез-итек киез комбинаты территориясендә үткәрелде. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга район җитәкчелеге, оешма-предприятие җитәкчеләре, мәрхүмнең дуслары, туганнары, комбинатның бүгенге һәм элеккеге хезмәткәрләре, район халкы килгән иде. Хушлашу сүзе белән район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасының Конституция суды...
-
Юл фаҗигасендә һәлак булган Мария Галимованың әнисе: «Кызым белән күрешергә берничә минут калган иде»
Якшәмбе көнне Зәй юлында һәлакәткә очраган автобуста Зәй кызы Мария Галимованың да гомере өзелде... 24 яшьлек Мария Самара медицина университетын тәмамлап, ординатурага укырга кергән генә булган. Киләчәктә реанимациядә эшләргә хыялланган. Якшәмбе көнне кыз өенә кайтырга чыккан. - Автобуска утырдым дип, смс белән автовокзалдан фото да җибәрде. Юлда нинди авыл-тукталышларын узганын...
-
“Инвожо” балалар фольклор ансамбле Әлкидән дипломнар белән кайтты
"Инвожо" балалар фольклор ансамбле Әлки районында үткән "Әйлән-бәйлән" беренче республика балалар фестивалендә катнашты. Анда барлыгы 14 коллектив чыгыш ясады. "Инвожо" "Уен мозаикасы" конкурсында икенче дәрәҗә лауреат дипломы, "Ашык" традицион уеннар турнирында икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Яралы кошлар кебек (шигъри мизгел)
Сызлана үләннәр дә, Табигать мәрхәмәтле, Кадерен белгәннәргә. Матурлыклар кипмәсен, Урманда, болыннарда. Барча тереклек калсын Киләчәк буыннарга. З.Минһаҗева.
-
Энгель Фәттахов: "Оят. Хурлык! Аскы иренен буяп, өске иренен буямаган сыман"
Телләр турындагы законны үтәмәүчеләрне җәзага тартырга кирәк. Татарстан Дәүләт Советында узган мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың баш педагогы Энгель Фәттахов әнә шулай чараларны катгыйлатырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, дәүләт оешмаларында эшләүчеләр ике дәүләт телен дә белергә тиеш. Урам исемнәре, игъланнар, кибетләрдә куелган элмә такталардагы хаталардан да котыласы...
-
Шамил Әхмәтшин белән хушлашу 4 июльдә Кукмара киез итек-киез комбинаты территориясендә була
Кукмара киез итек-киез комбинаты директоры Шамил Михәйдәр улы Әхмәтшинның кичә 63 яшендә вакытсыз гомере өзелде. Мәрхүм белән хушлашу 4 июльдә, сәгать 10.00да Кукмара киез итек-киез комбинаты территориясендә узачак.