4 июнь 2016 яңалыклары
-
Кукмарага сөт өчен рәхмәт!
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районы авыллары халкына сөт терлекчелеге өлкәсендәге югары казанышлары өчен рәхмәт белдерде. Ул Кукмара районында сөт терлекчелегенең күп еллык традицияләренә игътибар итте, һәм сөт савымын арртыра алуларын ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриевка телеграмма юллады. "Хөрмәтле Сергей Дмитриевич" Хөрмәтле Кумара халкы!...
-
Район Сабан туе 5 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә (программа)
ПРОГРАММАДА: -балалар көрәше (10.00 сәгатьтә); -театральләштерелгән тамаша, бүләкләүләр (11.00 сәгатьтә); -ГТО нормаларын тапшыру (10.00 сәгатьтә) -олы яшьтәге ирләр, өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү авырлыкларында милли көрәш; -гер күтәрү: үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар; -3 үлчәү авырлыгында кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар, үсмерләр һәм кызлар; -ат чабышы (13.00 сәгатьтә); -парашютчылар чыгышы (14.00...
-
Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгында 55 процент мәйданда печән чабылган
Язгы чәчүдән соң авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җың сызганып терлек азыгы хәзерләүгә керешә. Бүгенге көндә районыбызның Вахитов исемендәге хуҗалыгында - 30, "Дружба"да - 33, Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгында 55 процент мәйданда печән чабылган. Үрәсбашлыларның 25 тонна хәзерләнгән печәннәре бар. Басу-кырларда кукуруз, сабан культураларын чүп үләннәренә каршы тырмалау буенча да эш алып барыла.
-
«Ялгыз калгач, ничек үстерерсең, кире илтеп тапшыр» – диючеләр күп булды
Халидә ханым белән без кызларыбыз аркасында таныштык. Төгәлрәге, башта Әдилә белән Диләрә лагерьда очрашып, дуслашып алганнар. Яшь аермалары булса да, язмышлары уртак ике үсмер (икесе дә тәрбиягә алынган балалар) берсе апа, икенчесе сеңел тапканга бик сөенеп кайтканнар иде. Җитмәсә, охшаганнар да әле: икесе дә кара кашлы, кара күзле. Тәрбиягә бала...
-
Маньяк өчен - 1 миллион сум (ФОТО)
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Россиядә пенсионерларны үтерүдә шикләнелүче ир-атның яңа фотографияләрен бастырды. Маньякка 25-35 яшь, ул уртача буйлы (170-175 см), ябык. Фотографиядәге ир-ат турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны полициягә хәбәр салырга сорыйлар. Ярдәм күрсәтә алган кешегә 1 миллион сум да вәгъдә ителгән. Маньяк ТКХ хезмәткәре сыйфатында...