Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Район Сабан туе 5 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә (программа)

ПРОГРАММАДА: -балалар көрәше (10.00 сәгатьтә); -театральләштерелгән тамаша, бүләкләүләр (11.00 сәгатьтә); -ГТО нормаларын тапшыру (10.00 сәгатьтә) -олы яшьтәге ирләр, өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү авырлыкларында милли көрәш; -гер күтәрү: үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар; -3 үлчәү авырлыгында кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар, үсмерләр һәм кызлар; -ат чабышы (13.00 сәгатьтә); -парашютчылар чыгышы (14.00...

ПРОГРАММАДА:

-балалар көрәше (10.00 сәгатьтә);

-театральләштерелгән тамаша, бүләкләүләр (11.00 сәгатьтә);

-ГТО нормаларын тапшыру (10.00 сәгатьтә)

-олы яшьтәге ирләр, өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү авырлыкларында милли көрәш;

-гер күтәрү: үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар;

-3 үлчәү авырлыгында кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар, үсмерләр һәм кызлар;

-ат чабышы (13.00 сәгатьтә);

-парашютчылар чыгышы (14.00 сәгатьтә);

-3 үлчәү авырлыгында пауэрлифтинг;

-шахмат (ирләр, хатын-кызлар);

-шашка (ирләр, хатын-кызлар);

-җиңел атлетика (үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар);

-велосипедчылар ярышы;

-турникта тартылу;

-колгага менү;

-волейбол (ирләр, хатын-кызлар);

-аркан тартышу;

-муенга аркан киеп тартышу;

-капчык сугышы;

-капчык киеп йөгерү;

-әтәч куып тоту;

-катыктан акча эзләү;

-бүләкләр кисү;

-чиләк белән су ташу;

-чүлмәк вату;

-су эчендә авыш колгага менү;

-су эчендә капчык сугышы;

-утын кисү;

-авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү;

-каска киеп, күз бәйләп йомырка җыю;

-тачка белән ярышу.

Уеннарга барлык теләүчеләр кертелә.

1, 2, 3нче урыннарны алучыларга кыйммәтле призлар тапшырыла.

Сабантуйда Фирдүс Тямаев, районның танылган артистлары, коллективлары чыгыш ясаячак, сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр хезмәт күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев