Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриевка телеграмма юллады.
"Хөрмәтле Сергей Дмитриевич" Хөрмәтле Кумара халкы! Кукмара муниципаль районы хезмәтчәннәре республикада беренчеләрдән булып сөт җитештерү күләменең югары дәрәҗәсенә ирештеләр. Татарстан районнары арасында тарихта беренче мәртәбә Кукмара халкы көндәлек тырыш хезмәтләре белән тәүлегенә сөт савымының 200 тонналык тулаем күләменә ирешә алды", - диелгән телеграммада. - Бу вакыйга Татарстан сөт терлекчелеге тарихында яңа битне ача һәм республика авыллары халкына үрнәк булып тора.
Сөт җитештерүдә күпьеллык тәҗрибәләре булган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре район терлекчелеге үсешенә гаять зур өлеш кертәләр. "Урал" АХҖК көн саен 56 мең тонна сөт сава, былтыргыга караганда 11 тоннага артык; "Вахитов ис." АХҖК - 43,5 тонна, 6 тоннага арткан; Әсәнбаш "Сөт иле" ҖЧҖ - 27 тонна. Җитештерүне шулай ук "Тукай" АФ ҖЧҖ һәм "Восток" ҖЧҖ арттырыга исәпли.
Хөрмәтле Сергей Дмитриевич, кадерле Кукмара муниципаль районы халкы! Туган республикагыз иминлегенә нәтиҗәле хезмәтегез, Татарстан агросәнәгать комплексы үсешенә лаеклы өлешегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм яңа уңашларга ирешүегезне телим!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н,Миңнеханов".
Нет комментариев