4 март 2016 яңалыклары
-
Кечкенә кызның борыныннан булавка чыккан
5 яшьлек Хлоэ исемле кызны ярты ел буе борыны тыгылу борчыган. Әти-әнисе төрле белгечләргә күрсәтеп караганнар. Табиблар аңа синусит дигән диагноз куеп, антибиотиклар белән дәвалау билгеләгәннәр. Әмма ул препаратлар булышмаган, кызның борынынан начар исле яшькелт сыеклык агуын дәвам иткән. Әти-әнисе аны теш табибларына да күрсәтеп караган, теш белән проблемалар булып,...
-
Салым түләүчеләр игътибарына
Хөрмәтле салым түләүчеләр! 10нчы районара салым хезмәте 26 мартта 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр салым түләүче физик затлар өчен ачык ишекләр көне үткәрә.
-
Салкын кыш (хикәя)
Кышның иң салкын көннәренең берсе. Ике көн буе котырган буран, җил һич тә тынычлана алмый. Әле радио тагын бер-ике көн салкын һава вәгъдә итте. -Безгә суык килсә, тиз генә китми инде, - дип, зарлана-зарлана, Хәким карт аягына озын кунычлы, олтан салган итеген киеп, кар көртләрен ера-ера, капка төбенә чыкты. Урамда...
-
Кызыл Тау авылында “Май чабу” (“Масленица”) бәйрәме узачак
7 март көнне авылыбызда зурлап "Май чабу" бәйрәмен үткәрәбез. Программада "Тиңдәшләр" керәшен фольклор ансамбле чыгышы, уеннар, күңел ачулар бар. Барлык райондашларны көтеп калабыз. Башлана сәгать 10.00да. Анфиса ЕГОРОВА, Кызыл Тау мәдәният йорты мөдире.
-
Коточкыч һәлакәт: КамАЗ белән чит ил автомобиле бәрелешкән
Татарстан юлындагы һәлакәт хакында социаль челтәрләр аша язышалар. Юл-транспорт һәлакәте Азнакай - Актүбә автомобиль юлында килеп чыккан. Юлда "КамАЗ" һәм Toyota Corolla автомобильләре бәрелешкән. Һәлакәтнең шаһитлары әйтүенчә, җиңел машинадагы өч кеше үлгән. Азнакай - актүбә юлын вакытлыча япканнар. Юлларда сак булсак иде! Барыбызны да өйдә көтәләр... Фото: vk.com http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/54923-tatarstan-yulyinda-kotochkyich-%D2%BB%D3%99lak%D3%99t-kilep-chyikkan-%20foto-video.html