Салкын кыш (хикәя)
Кышның иң салкын көннәренең берсе. Ике көн буе котырган буран, җил һич тә тынычлана алмый. Әле радио тагын бер-ике көн салкын һава вәгъдә итте. -Безгә суык килсә, тиз генә китми инде, - дип, зарлана-зарлана, Хәким карт аягына озын кунычлы, олтан салган итеген киеп, кар көртләрен ера-ера, капка төбенә чыкты. Урамда...
Кышның иң салкын көннәренең берсе. Ике көн буе котырган буран, җил һич тә тынычлана алмый. Әле радио тагын бер-ике көн салкын һава вәгъдә итте.
-Безгә суык килсә, тиз генә китми инде, - дип, зарлана-зарлана, Хәким карт аягына озын кунычлы, олтан салган итеген киеп, кар көртләрен ера-ера, капка төбенә чыкты.
Урамда эт тә юк. Әйтәләр бит, мондый көнне кеше этен дә урамга чыгармый дип. Әйе шул, чыгармаганнар.
Багана башындагы лампочкалардан төшкән ут яктысы буран аркылы, аз булса да, урамны яктыртып тора.
-Күр инде, күпме кар көртләре китереп өйгән. Ай-яй, минем ише карт-корыга моның тикле карны көрәве бик авырга туры киләчәк.
Менә бүген малае кайтып җитәргә тиеш. Иртәгә, Алла боерса, икәүләп көрәрләр. Улы теге кесә телефоны дигәненнән шалтыратып: "3-4 көн булса да, авылда торып китәм. Барыгызны да бик сагындым. Очрашкач, рәхәтләнеп сөйләшербез, - диде. - Өй токмачыннан аш та пешерерсез, яме", - дип тә өстәп куйды.
-Тизрәк кайтсын гына, бәлешен дә, өчпочмагын да пешерәм, - диде Хәмдия әби. - Бигрәкләр дә сагындым улымны.
Хәлим Санкт-Петербургка янгын сүндерү хезмәте буенча укырга китте. Күрешмәгәннәренә дә бер ел була инде. Исән-сау гына кайтып җитә күрсен. Кирәк бит, елга бер кайтучы малаен шушындый котырган буран каршылый.
Хәким карт бүрегендәге карны кага-кага өйгә керде.
-Күренмиме? - Хәмдия карчык иренә бу сорауны әллә ничә тапкыр бирде инде.
-Юк шул. Автобусның да килер вакыты күптән үтте. Ичмаса, колхоз атын җигеп, каршысына барасым калган икән. Әле автобустан соң җиде чакрым җәяү тәпилисе дә бар бит.
Хәмдия әби ашын әллә ничә тапкыр җылытты. Менә-менә улы кайтып керер, бергә утырып аш ашарлар.
-Улым, еракка китәсең, Казан тирәсендә дә бетми бит ул уку, - дип үгетләп караганнар иде.
-Барам булгач, барам, - диде. - Анда укысаң, армиягә дә алмыйлар икән.
Шулай итеп, малайлары Хәлим зур шәһәр студенты булды да куйды. "Ачлы-туклы яшәгән чаклар да була", - дигән иде. Шулай, студент ипи ашап, су эчеп тә тамак туйдыра ул. Исән-сау кайтса, итен дә, акчасын да күбрәк биреп җибәрербез, дип хыялландылар.
Төне буе көттеләр, ләкин уллары күренмәде. Шалтыраткач, телефонны да алучы булмады. Иртә таңнан буран да басылды, әмма суыгы бик тә зәһәр, өтеп-өтеп ала шул.
Хәким карт капка төбеннән кермәде диярлек. Эшкә тотынырга кулы бармады.
...Әбәт алдыннан аларның ишеген берәү шакыды. Улыбыз кайтты дип, карт белән карчык ишеккә таба йөгерделәр. Түбән оч Харис малае икән.
- Хәким абый....
Ул шулай диде дә туктап калды.
-Нәрсә, улым? Син дә кайттыңмыни? Менә без улыбызны кичәдән бирле көтәбез, ләкин ул һаман юк.
-Хәким абый, малаегызны автобус тукталышыннан биш чакрым үткәч, юл кырыенда утырган килеш тапканнар. Бик юка киенгән булган шул. Авыл җирлеге аны алып кайтырга машина җибәрде.
Хәким карт ярсулы тизлек белән чөйгә эленгән бишмәтен, бүреген алды да, аягына катасын киеп, авыр хәбәр китергән егет артыннан иярде.
Хәмдия әби дә:
-Мин дә сезнең белән, - дип, нәрсә кияргә белмичә, кабалана-кабалана, алар артыннан иярмәкче булды.
-Син өйдә тор, карчык. Без хәзер, хәзер.
Урамны кар баскан. Әнә, бер очтан трактор чистартып килә.
Каршыга килгән машинада - газиз улларының үле гәүдәсе. Хәким картның зиһеннәре буталып, башы әйләнә башлады.
-Улым..., газизем...
Аның яңакларыннан яшь бөртекләре тәгәрәп төшеп, бозга әйләнә барды.
-Эх, улым, бу салкын, котырган буран синең башыңа гына булган икән. Синең башыңа гына.
Әйе, әти-әнисе янына ашкынган, аларның тәмле ризыклары белән сыйланам дип кайтыр юлга чыккан, шәһәрчә, юка гына киенгән Хәлимне үзәкләргә үтә торган суык, чүгәләп утырган җиреннән, таштай катырып куйган иде.
Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев