3 апрель 2017 яңалыклары
-
Петербург метросында шартлау булган
Шаһитләр зыян күрүчеләр барлыгы турында хәбәр итә. (Казан, 3 апрель, "Татар-информ"). Санкт-Петербургта "Сенная площадь" метро станциясендә шартлау булган, дип хәбәр итә матбугат чаралары үз чыганакларына сылтама ясап. Шаһитлар сүзләренчә, бик күп кеше зыян күргән. Социаль челтәрләрдә басылган фотолардан күренгәнчә, вагонның ишеге нык янчелгән, станциядәге платформа төтен белән тулган. Восстание мәйданы...
-
Солдатлар хезмәт урынына барганда вагон-ресторанда тукланачак
1 апрельдән Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруның язгы кампаниясе башланып китте. Татарстан Хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренчә, республикада хәрби хезмәткә ярарлык 19 меңләп егет бар. Шуларның якынча 4 меңе язгы чакырылыш вакытында хәрби форма киячәк. Гадәт буенча, язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итә. Быел ил...
-
Миләүшә Закирова Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Күппрофильле лицейның өстәмә белем бирү укытучысы Миләүшә Закирова мәдәният һәм "Созвездие - Йолдызлык" республика фестиваль хәрәкәте үсешенә өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.Котлыйбыз! Фото https://vk.com
-
Байлангарда янгын бер гаиләне йортсыз калдырган (фотолар)
Кукмара янгын-коткару частеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 апрельдә, сәгать 18.18дә "ГЛОНАСС+112" системасы аша Байлангар авылының Совет урамындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыгу хакында хәбәр алына. Янгын нәтиҗәсендә 112 квадрат метр мәйданда торак йорт кара күмергә әйләнә. Янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара. Фотолар фаҗига урыныннан алынды.
-
Данир Сабировның әбисе "сверхмөмкинлекләргә" ия икән
Өлкән яшьтәге туган-тумачаларыбыз бик күпне майтара белә инде анысы. Менә җырчы Данир Сабиров та әбисенең әллә ниләр булдыра алуына моңарчы шикләнмәгән, ә бу юлы бөтенләй шаккаткан икән. Инстаграмына шул турыда кызыклы видео да элеп куйган. "Исем китә безнең әбигә. Аңардагы акыл миндә булса иде", - дип тә өстәгән җырчы видео...
-
Штрафларны электрон хезмәт аша түләү: тиз дә, уңайлы да
Быел март башына физик затларның - 26206, юридик затларның 62550 транспорт чарасы штрафлар турында хәбәр итүче электрон хезмәткә тоташкан. Шул рәвешле, бүгенге көндә 88 меңнән артык машина хуҗасы юл кагыйдәләрен бозган өчен штраф карарларын электрон хат белән кабул итеп ала. Мәгълүм булганча, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын еш кына махсус...
-
Тат.Тулба китапханәсендә “Калдык-постыктан табыш” дигән телдән журнал узды (фото)
Табигать күренешләре һәм бәйләнешләре турында күзаллауларны киңәйтү, экологик белемнәрне пропагандалау, экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан киң катлау китап укучылар белән телдән журнал уздырдык. Тематик сәгать (телдән журнал) калдык- постыкларны эшкәртү проблемасы хакында иде. Гөлнара Хәсәнова
-
Вахит башлангыч мәктәбе укучылары 23 сыерчык оясы ясаган
Яз җитүгә, бар табигать уяна. Шул исәптән, безнең канатлы дусларыбыз да җылы яклардан туган якларына кайта башлыйлар. Кошларны сөендереп, Вахит башлангыч мәктәбе укучылары "Кошларга оя ясыйк" конкурс-акциясендә актив катнаштылар. Укучылар барлыгы 23 сыерчык оясы ясап алып килделәр. Һәрбер сыйныфтан иң матур сыерчык оялары сайлап алынды. Менә алар конкурсның җиңүчеләре: 1нче...
-
Чирнең тиюе тиз, китүе озак
"Саулык - зур байлык" дигән сүзләрнең дөреслегенә авырый башлагач тагын да ныграк инанасың. Җир йөзендә нинди генә чирләр, авырулар юк: аягүрә генә уздырып җибәрә торганнары да, тик күп очракта бик күп вакытны,сәламәтлекне ала торганнары да очрап тора. Шундыйларның берсе - туберкулез. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук бу чир турында сөйләп-кисәтеп...
-
Кукмара укытучылары – “Туган тел” конкурсы җиңүчеләре
Туган тел һәм әдәбияты укытучыларының "Туган тел" дигән мастер-класс Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре билгеле булды, дип яза "Мәгариф" журналы сайты. Бәйгедә 100дән артык катнашучы - Россиянең төрле төбәкләреннән татар, рус, чуваш, мари, удмурт, мордва теле һәм әдәбияты укытучылары үзләренең осталыкларын сынады. Конкурста Кукмара 3нче мәктәбенең татар теле укытучысы Гүзәлия Хәсәнова -...
-
Кукмарада чисталык икеайлыгы башланды
Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлыгы старт алды. Беренче шимбә өмәсенә кукмаралылар да актив кушылды. Район Советы, Башкарма комитет, контроль-хисап палатасы, поссовет, милек һәм бир мөнәсәбәтләре, финанс-бюджет палаталары хезмәткәрләре өмәгә чыкты. фото http://kukmor.tatarstan.ru