2 декабрь 2016 яңалыклары
-
Якташыбыз Булат Нуриевка изге күңелле кешеләрнең ярдәме кирәк
Районыбызның "Хезмәт даны" газетасы хезмәткәре Гөлия Нуриеваның бертуган энесенең улы - 3 яшьлек Булатны 5нче телеканалдан күрдем. Сабый, чырык-чырык көлеп, нәни куллары белән телекамерага үрелде. Кызык тоелгандыр инде, чөнки аның дөньяга килгәннән бирле башка балалар кебек рәхәтләнеп уйнаганы, шаярганы юк. Бөтен гомере дәваханә стеналары эчендә үтә. Уколлар, системалар, химиятерапия һәм...
-
Айгөл Бариева: «Мин әтидән көнләшә идем» (ФОТО)
Татарстанның атказанган артисты Шамил Бариевның гомере һәм иҗат юлы кыска булды. 43 яшендә ул безнең арадан китеп барды. Бүген әтисе салган сукмактан атлаучы Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән аның турында истәлекләрне барлыйбыз. - Айгөл, тамашачы артистны төрле холыклы образларда күрә, рольләренә карап, бәя бирә. Әтиең тормышта нинди холыклы кеше...
-
Яралы табиб комадагы пациентны Казанга илтүче вертолетка китерә алган
Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә реанимобиль һәм "Тойота" автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Кичә Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә реанимобиль һәм "Тойота" автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә "Бөгелмә авазы" газетасы. Угар газы белән агуланган, комада ятучы 18 яшьлек егетне санитар авиациясе ярдәмендә Казанга, Республика клиник хастаханәсенә озатырга тиеш булганнар. Ике табиб,...
-
Кукмаралылар иртәгә Казан яринкәсендә катнашачак
Ярминкәләр дәвам итә. Ике атна саен - Казанда, һәр шимбәдә поселокта авыл хуҗалыгы товарлары белән сату итү оештырыла. 3 декабрьдә районыбызның күмәк һәм фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре кабат башкаланың "Казан" агросәнәгать паркында узачак ярминкәгә юл алачак.
-
Хыянәттән соң никах яңарталармы? (СОРАУ-ҖАВАП)
Хыянәт - тормышыбызда еш очрый торган күренеш. Хыянәт иң тату гаиләне дә юк итәргә сәләтле. Шуңадырмы, төрле илләрдә хыянәтчеләрне каты җәзага да тарталар. Төркиядә бер-берләренә тугрылык саклый белмәгән ир һәм хатыннарга 5 ел төрмә яный. Мөселман илләрендә үлемгә кадәр барып җитәргә дә мөмкин, дип сөйлиләр... Кайбыч районыннан килгән хатны тәкъдим...
-
Районыбызның үзешчән артистлары халыкны рәхәтләнеп ял иттерде
Беркөнне район Мәдәният йортында үзешчән артистларыбыз "Сине ташлап китә алмыйм" дигән спектакль куйдылар. Шул хәтле рәхәтләнеп ял итеп кайттык бу көнне. Артистларыбыз рольләрне искиткеч оста итеп башкаралар, аларның уйнаулары күңелләргә үтеп керде. Әлеге әсәрне сәхнәләштергән Рамил Сәлахетдиновка бик зур рәхмәт. Калганнарын аерым атап та булмый, һәрберсе үз эшенең остасы. Афәрин,...
-
Зур Кукмара клубында укучылар белән "Сак бул!" дигән чара үткәрелде (фото)
Зур Кукмара мәдәният йортында, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан, 6-8 класс укучылары белән "Сак бул!" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Әңгәмәдә СПИДка кагылышлы сорауларга җавап бирелде. Әңгәмә барышында бүгенге көндә СПИДның нинди куркыныч чир икәнен аңлату эше алып барылды. Яшьләребезне бу чирдән коткару - безнең һәрберебезнең изге...
-
Вахитлеләр тотынса - булдырыр
Һәр авылныкы кебек Вахитнең дә истәлекле вакыйгалары, тарихы бар. Элеккеге заманнарда авылның зираты эченә урнашкан дин йорты халыкка игелекле хезмәт күрсәткән. Аннан соң биредә ике мәчет - түбән оч һәм югары оч мәхәлләләренең эшләвен искә алып сөйләүче өлкәннәр дә бар. Бу Вахитнең динле һәм зур авыл булуын күрсәтә. Дин тыелган,...
-
Наил бәете
Кичә күршем Ситдика апа керде. 1941 елда әтисен сугышта хәбәрсез югалтып, тормышның бөтен авырлыгын күргән, гомер буе кул көче белән хезмәт куеп, үз икмәген тир түгеп тапкан, үзенә начарлык кылган кешеләргә дә гел ярдәм кулы сузып яшәгән, берсеннән-берсе уңган өч кыз, бер малай үстергән 86 яшьлек күрше әбиемнең күзләрендә яшь....
-
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне якынлашу уңаеннан, Кукмарада айлык игълан ителде
9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне якынлашу уңаеннан, районыбызда айлык игълан ителде. Аның кысаларында белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы тематик әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр, төрле уеннар, социологик сораштырулар, акцияләр үткәрү, мәдәният йортларында тематик дискотекалар оештыру һәм башка чаралар үткәрү планлаштырыла.
-
Халык артистлары «Татарка-Алтын» клибы турында нинди фикердә?
Интернет челтәрен «Татарка-Алтын» клибы «шаулатты» һәм «шартлатты»! Ира Смелаяның әлеге клибын көн дәвамында 600 меңнән артык кеше карады. Җырның авторы Ильяс Гафаров әйтүенчә, Ира - Чаллы кызы, яртылаш татар. Хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши һәм «Татарские будни» дигән видеоблог алып бара. Клип Samsung оешмасы тарафыннан үткәрелүче клиплар бәйгесе өчен махсус...
-
Дәүләт автоинспекциясе биш кеше үлеменә китергән юл һәлакәте шаһитләрен эзли
Дәүләт автоинспекциясе фаҗигале юл һәлакәте шаһитларын эзли, һәлакәттә 5 кеше гомере өзелгән, дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсенең Казан бүлеге матбугат хезмәте. Фаҗига 25 ноябрьдә Казан - Йошкар-Ола трассасының 15нче чакрымында Яшел Үзән янында кичке сигез тулганда булган. "Тойота Лэнд Крузер" һәм 14нче модель "Лада" автомобильләре бәрелеше нәтиҗәсендә "Лада"ны йөртүче һәм...
-
Казан кунакханәсендә ир-ат янып үлгән
Казанның Мәрҗәни урамында урнашкан кунакханәдә янгын вакытында ир-ат үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Мәрҗәни урамында урнашкан ике катлы бинада янгын бүген иртәнге сәгать 8дә чыккан. Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утның икенче катында урнашкан кунакханәдә чыкканлыгын ачыклаган. Янгынны сүндергәч...
-
Газета-журналларга язылу ункөнлеге башланды
Аның кысаларында кайбер республика матбугат чараларына ташламалы бәяләрдән язылырга мөмкин. Шулай ук "Хезмәт даны" газетасына язылу дәвам итә. Ярты елга язылу бәясе - 600 сум, өч айга - 300 сум.
-
Кукмара журналисты һөнәрен алыштырды (безнең рейд)
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан игълан ителгән "Журналист һөнәрен алыштыра" дигән акция кысаларында янә үземне полиция хезмәткәре буларак сынап карарга булдым. Участок инспекторы Айрат Гыйльметдинов, полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы Гөлназ Гыйльфетдинова, ЮХИДИ инспекторлары Ранил Гыйниятуллин, Сергей Егоровлар белән берлектә уздырылган рейдлардан соң, әлеге һөнәр ияләренең хезмәте никадәр...