2 июнь 2016 яңалыклары
-
Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман кукмаралылар белән очрашты (фото)
Район башлыгы Сергей Димитриевның чакыруы буенча Кукмарага Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм аның җитәкчелегендәге төркем килде. Алар район Мәдәният йортында кукмаралылар белән очрашып, паркларны, сулыкларны төзекләндерү буенча үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр, халыкның фикерләре, теләкләре белән таныштылар. Бу хакта тулырак "Хезмәт даны" газетасыннан укый алачаксыз. фото: http://kukmor.tatarstan.ru
-
ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов #подпиширодителей һәм #подпишиблизких акциясенә кушылды
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте социаль челтәрләрдә #подпиширодителей һәм #подпишиблизких хэштеглары белән "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр"дигән акция игълан итте. Әлеге акция кысаларында район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов Адай авылында яшәүче әти-әнисен "Хезмәт даны" газетасына яздырды. Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Ашыгыйк, дуслар! "Хезмәт даны"...
-
Соравыбызны ишетүче юк
Кукмараның Гафиятуллин урамындагы яңа төзелгән микрорайонда юлның икенче ягындагы "Ашамлыклар", "У Кости" кибетләренә чыгар өчен җәяүлеләр кичүе (пешеходный переход) кирәк дип инде кая гына мөрәҗәгать итеп карамадык. ЮХИДИдә бу турыда хатыбыз ята. Машиналар ташкыны аша урамның икенче ягына чыгып булмый, җитмәвенә алар югары тизлектә чаба. Хәл итмәслек мәсьәлә түгелдер дип...
-
Иртәгә Сабантуй бәйрәме кайсы авылларда була? (исемлеккә күз салыгыз)
Янсыбы, 3 июнь (башлана 15.00 сәг.) Адай, 3 июнь (13.00) Чишмәбаш, Аш.Буҗи, 3 июнь (13.00) Аман Оштырма, 3 июнь (15.00) Березняк, 3 июнь (13.00) Өлге, 3 июнь (17.00) Сабанчино, 3 июнь (17.00) Балыклы, 3 июнь (14.00) Кенәбаш, 3 июнь (14.00) Әсән Елга, 3 июнь (15.00) Янил, 3 июнь (14.00)
-
Газетаның баш мөхәррире #подпиширодителей һәм #подпишиблизких акциясенә кушылды
"Хезмәт даны" газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова "Татмедиа" җәмгыяте тарафыннан оештырылган "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясенә кушылып, якыннарын "Хезмәт даны" газетасына яздырды. -Үз әнием вафат, ә тормыш иптәшемнең әнисе поселокның Королев урамында яши. Район газетасын яратып укый. Анда басылган язмалар турында бергәләшеп фикер алышабыз, - ди ул. Гөлгенә Шәрипова башка...
-
Иртәгә Янил Сабан туенда популяр җырчылар чыгыш ясаячак
Игьтибар! 3 июньдә, 15.00 сәгатьтә, Янил авылы болынлыгында "Кичке Сабантуй" узачак. Бәйрәм кунаклары: татар эстрадасының популяр җырчылары, "Болгар радиосы" милли музыка премиясе лауреатлары - Рәфинә Ганиуллина-Рәзил Камалов, Гөлназ-Илсур Шәрифҗановлар. Сабантуй программасынла милли көрәш, кызыклы уеннар, конкурслар, бүләкләр, җырлы-биюле тамаша, күтәренке кәеф. Сабантуй бәйрәменә рәхим итегез!
-
Районыбыз авылларында узачак Сабантуйларның графигы
Зур Кукмара авыл җирлеге Янсыбы, 3 июнь (башлана 15.00 сәг.) Зур Кукмара, 4 июнь (13.00) Зур Сәрдек авыл җирлеге Адай, 3 июнь (13.00) Чишмәбаш, Аш.Буҗи, 3 июнь (13.00) Зур Сәрдек, 4 июнь (13.00) Купка, 5 июнь (17.00) Байлангар авыл җирлеге Байлангар, 4 июнь (13.00) Березняк авыл җирлеге Аман Оштырма, 3...
-
Укулар тәмам, бәйрәм итсәк тә була (фото)
Бистәбезнең 4нче урта мәктәбендә Сабантуй ясадылар. Балаларның йөзләрендә шатлык хисләре иде. Көрәш, аркан тартышу, кыскасы - зур Сабантуй ничек барса, әлеге бәйрәм дә шулай дәвам итте. Өстәлләр өстенә тәмле ризыклар куелган. Балаларның үзләре пешереп алып килгәннәре дә бар. Кемдер сата, кемдер ала. Аннан җыелган акча, походларга, сыйныф кирәк-яракларына тотыла икән....
-
Вахит авылында бердәм булып Сабантуйга сөлге җыйдылар (фото)
Вахит авылында җирлек башлыгы Илгизәр Корбанов җитәкчелегендә милли бәйрәмебез Сабантуйга сөлге җыю оештырылды. Анда авыл яшьләре, апа-абыйлары, мәктәп, балалар бакчасы коллективы, хуҗалык берләшмәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре бик теләп кушылды. Сөлге җыю җыр-биюләр, уен-көлке белән үрелеп барды. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Искәртеп үтәбез: 4 июньдә, 13.00 сәгатьтә, Вахит авылында Сабантуй...
-
"Зөләйха..." авторы Гүзәл Яхина: Дискуссия тудыра алганыма сөенәм генә
Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә дә шактый зур кызыксыну уяткан "Зөләйха күзләрен ача" романы авторы Гүзәл Яхинаның кичә туган көне узды. 39 яшьлегенә "Татарстан китап нәшрияты" аңа зур бүләк ясады, дисәк тә ялгыш булмас: шушы көннәрдә Яхинаның татар җәмәгатьчелегендә зур шау-шу уяткан әсәре русчадан татарчага тәрҗемә ителеп басылып чыкты. Яңа гына...
-
Бүген Кукмара Үзәк мәчетендә Рамазан аена багышланган вәгазь була
Вәгазьче - Татарстан милли китапханәсенең иске язмалар буенча фәнни хезмәткәре, "Әмәт тавы" мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев. Башлана 19.00 сәгатьтә.
-
Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев #подпиширодителей һәм #подпишиблизких акциясенә кушылды
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте социаль челтәрләрдә #подпиширодителей һәм #подпишиблизких хэштеглары белән "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр"дигән акция игълан итте. Әлеге акция кысаларында район башлыгы Сергей Димитриев Пчеловод авылында яшәүче бабасы Димитриев Петр Ильичка "Хезмәт даны" газетасына подписка бүләк итте. Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Ашыгыйк, дуслар! "Хезмәт даны"...