"Зөләйха..." авторы Гүзәл Яхина: Дискуссия тудыра алганыма сөенәм генә
Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә дә шактый зур кызыксыну уяткан "Зөләйха күзләрен ача" романы авторы Гүзәл Яхинаның кичә туган көне узды. 39 яшьлегенә "Татарстан китап нәшрияты" аңа зур бүләк ясады, дисәк тә ялгыш булмас: шушы көннәрдә Яхинаның татар җәмәгатьчелегендә зур шау-шу уяткан әсәре русчадан татарчага тәрҗемә ителеп басылып чыкты. Яңа гына...
Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә дә шактый зур кызыксыну уяткан "Зөләйха күзләрен ача" романы авторы Гүзәл Яхинаның кичә туган көне узды. 39 яшьлегенә "Татарстан китап нәшрияты" аңа зур бүләк ясады, дисәк тә ялгыш булмас: шушы көннәрдә Яхинаның татар җәмәгатьчелегендә зур шау-шу уяткан әсәре русчадан татарчага тәрҗемә ителеп басылып чыкты. Яңа гына табадан төшкән китапны "Татарстан китап нәшрияты" кибетләрендә табарга мөмкин.
Шул уңайдан, Бауман урамында урнашкан "Ногай" кунакханәсенең "Тукай залы"нда "Зөләйха күзләрен ача" китабының тәкъдир итү чарасы оештырылды. Укучылар белән очрашуга Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Гүзәл Яхина шәхсән үзе дә килгән иде. "Китапны кулга алырга да күңелле, гаҗәеп матур эшләнгән, - ди Гүзәл. - Рәссам Ринат Хәсәншинга зур рәхмәтемне җиткерәм. Тышлыгы бик уңышлы, китапны кулга аласы килеп тора. Ә инде нәшриятка килгәндә, ул бит безнең иң абруйлы, тарихлы китап бастыру үзәге, татар мәдәниятенә зур өлеш керткән нәшрият. Бала чагымда биредә китабың чыгачак дисәләр, ышанмаган да булыр идем. Без бит "Татарстан китап нәшрияты" бастырган китапларны укып үстек. Әлегә кадәр китап шүрлегемдә монда басылган "Татар халык әкиятләре" җыентыгы, "Шүрәле" һ.б. китаплар саклана. Хәзер инде кызым ул китапларны укый, рәсемнәрен карый. Флера Тарханова тәрҗемәсен карап чыктым, бик ошады. Флера ханым шагыйрә кеше, әсәр дә шигъри яңгырашлы килеп чыккан."
Intertat.ru газетасына биргән әңгәмәсендә Гүзәл Яхина әсәре буенча кино төшерү мәсьәләләренә дә тукталып узды.
- Без "Россия" каналы белән "Зөләйха күзләрен ача" әсәрен кино итеп төшерүгә килешү төзедек. Безнең күзаллау буенча, фильм 8 серияле булачак. Әлеге картинаның режиссеры һәм сценаристы, актерлары да билгеле түгел. Иҗади төркем гамәлгә ашырылмаган. Мин шәхсән үзем төп рольдә Чулпан Хаматованы күрәсем килә. Юк, Казанда туганы, татар булганы өчен генә түгел. Ул яшь буенча да, тышкы кыяфәте белән дә Зөләйхага охшаган, гомумән, Хаматова - иң яхшы актерларның берсе. Минем уйлавымча, ул - чиста күңелле кеше, шул чисталыгын үз героемда күрәсем килә.
- Гүзәл, фильмга үзегез сценарий язарга алынырга теләмисезме?
- Миңа тәкъдим ясадылар, әмма баш тарттым. Беренчедән, мин ул әсәрне озак эшләгәннән соң вакыйганы күңелемнән җибәрдем инде. Әсәрем китап булып чыкты - моңа бик шатмын. Икенче тапкыр шул ук суга керә алмыйм, дип әйтимме соң... Автор буларак, әсәремне тураклап кино кысаларына яраклаштырырга да авыр булыр кебек. Бу эшне башка профессионаллар башкарсын инде.
- Роман күләмле, барлык эпизодларны да төшереп бетерү дә мөмкин булмас кебек, шулай да нәрсәләргә күбрәк өстенлек бирүне теләр идегез?
- Минем уйлавымча, барысын диярлек экраннарда күрсәтергә мөмкин. Бары тик доктор эпизодын экран аша тасвирлап бирү катлаулырак булыр. 8 серияле фильм - ул шактый күп нәрсәне үз эченә сыйдыра. Әле минем уйлавымча, сюжет юнәлешләрен киңәйтергә дә туры киләчәк. Фильмда Казанның керүен бик телим. Бу хакта канал вәкилләре белән сөйләшү дә булды инде.Фильм төшерелә калса, анда һичшиксез Казан күрсәтеләчәк.
- Китабыгызны Татарстанда да тәнкыйтьләүчеләр булды. Сезнең моңа мөнәсәбәтегез нинди?
- Әйе, төрле тәнкыйть, җитди тәнкыйть булды. Мәскәүдә күбрәк әдәби моментларны анализласалар, Татарстанда исә материалны бирү мәсьәләсендә булды. Минем уйлавымча, тәнкыйть - яхшы нәрсә, мин моңа шатланам гына. Тәнкыйтьчеләрне тикшерү - автор эше түгел, автор яза - ә шул язганны тәнкыйтьчеләр тикшерә инде. Дискуссия тудыра алганыма сөенәм генә. Беләсезме, мин күпмедер дәрәҗәдә әбием истәлекләренә таяндым. Ә ул төрле нәрсәләр хакында һәм бик куркыныч итеп сөйләде. Тел мәсьәләсенә килгәндә дә, минем әбием Рәйсә Шакир кызы - Саба районыннан. Әти-әнисе белән сөргенгә озатылганда аңа нибары 8 яшь була. Ул 16 ел шунда гомер итә. Биредә татарчага караганда русча күбрәк сөйләшә. Сөргеннән 1946 елда яңадан Сабага кайтып төшә. Туган телен кабаттан өйрәнергә туры килә аңа... Гомере буе татар балаларына рус теле укыта.
Исегезгә төшереп узабыз: Г.Яхина Казан шәһәрендә туып үскән, чит телләр факультетын тәмамлаган. Мәскәү кино мәктәбенең сценарийлар язу факультетында белемен чарлый. Әсәрләре "Нева", "Сибирские огни", "Октябрь", журналлары укучыларын сөендерә. Россиянең күп санлы мәртәбәле премияләренә лаек дип табылган "Зөләйха күзләре ача" романы белән исә зур популярлык казанды. Күпсанлы китап укучыларны сокландырды, соңгы елларда сүлпәнләнә башлаган тәнкыйтьчеләребезне айнытып җибәрде, кайбер татар язучыларының ачуын кабартты... Хәтта аңа "милләтен саткан" дигән ярлык та тагылды. Яшь язучы тирәсендә барган әлеге ыгы-зыгы, аның популярлыгын гына арттыра, билгеле. Ул үзе дә мондый күренешкә сабыр карый, бары тик әсәрен укырга гына өндәвен белдерә.
Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин да "Зөләйха күзләрен ача" романы укучыларда кызыксыну уятканын ассызыклый.
- Безнең күп кенә татарларыбыз роман тирәсендә барган кызу бәхәскә кушыла алмыйлар, чөнки аларның китапны укырга мөмкинлеге булмады. Үзегез беләсез, татар кешесенең күбесе русча укырга яратмый. Ә менә без татарча вариантын бастырдык. Тәнкыйтькә, дискуссиягә кушыла алмыйча тордылар. Шуның өчен дә әсәрнең татарчасы да булырга тиеш иде. Бу - безнең комерцияле проект. Әлегә китапны 1000 тираж белән бастырдык. Киләчәктә өстәмә чыгару да күздә тотабыз. Хәтерләсәгез, русча варианты да башта 3 мең тираж белән дөнья күрде, хәзер инде бу сан 60 меңннән артып китте... Әле күптән түгел генә Петербургка барган идек, татарча тәрҗемәсен анда да сорыйлар.
"Зөләйха күзләре ача" әсәре дөньяның 20 телендә тәрҗемә ителәчәген дә искәртеп узабыз. Ә татарча тәрҗемәсе бик тиз эшләнелде. Флера Тарханова аны ике ай ярымда башкарып чыкты. Татарча вариантта үзгәртүләр дә булмый калмаган икән. Мәсәлән, Мортаза белән Зөләйханың улы әсәрнең оригиналында Йузуф булса, тәрҗемәсендә аны, автор белән килештереп, Йосыфка үзгәрткәннәр.
Флера Тарханова әйтүенчә, тәрҗемә эше җиңел генә бирелмәгән. Җитмәсә, тәрҗемә барышында өйгә шалтыратып янаучылар да булды, дип белдерә ул.
Тәкъдир итү кичәсендә яшь язучыны гаепләргә тырышучылар да булды. Хәнәфи Бәдигый Гүзәлне тарихи фактларны бозуда, Чыңгыз хан турындагы бәяләмәсен тәнкыйтьләде. "Нигә әсәрегездә татар исемнәре файдаландыгыз?" дигән соравын да бирми калмады. "Башка милләт вәкилләре исемнәрен кулланган булсагыз, әсәрегез җәмәгатьчелектә шундый яңгыраш алмас, бәхәс уятмас иде", - дип күпмедер дәрәҗәдә эчке үпкәсен дә белдерергә тартынмады...
Хәтерләсәгез, моннан 5-10 ел элек язучыларыбызның иҗат, шигырь кичәләре, китап тәкъдир итү чаралары зур залларда гөрләп уза торган иде. Хәзер, ничектер, мондый әдәби бәйрәмнәр, телебезнең аһәңен җиткерүче проектлар Язучылар берлеге бинасы залы белән генә чикләнә башлады. Дөньяны шаулаткан "Зөләйха күзләрен ача" китабын тәкъдир итү кичәсе дә зуррак залда, масштаблырак оештырылса, артык булмас иде кебек. Заманында әдәби бәхәсләр, легендар шәхесләребез фикеренә шаһит булган Тукай залында татар язучыларының юк дәрәҗәдә булуы да күңелдә ризасызлык тудырды. Мәскәүгә китеп уңышка ирешкән милләтәшебезгә карата игътибарсызлык дип кабул итәргәдерме инде моны, шәт...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев