1 июнь 2015 яңалыклары
-
Якташыбыз Вадим Захаров иҗатташ дуслары белән Пчеловодта бушлай концерт куйды
Якташыбыз, бик күпләрнең яраткан җырчысы Вадим Захаров әнисе Маринаның юбилее уңаеннан үткән атнада Пчеловод авылы клубында авылдашлары өчен бушлай зур концерт программасы күрсәтте. Рамил Шәрәпов алып барган концертта Рәсим Низамов, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Хәсәншин, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Нияз Сафиуллиннар катнашты. Баянда - Илнур Камалов. Авыл халкы өчен зур бәйрәм...
-
Хатын-кызлар өчен эш сәгатен кыскартырга тәкъдим итәләр. Ирләр үпкәләмәсме?
Россия Федерация Советы җомга көнне бөтен илдә хатын-кызлар өчен эш сәгатен кыскартырга тәкъдим итә. Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Валерий Рязанский фикеренчә, моның өчен Иҗтимагый палатадан башлангыч кирәк. "Төбәкләрдә шундый мөмкинлек бар икән, ни өчен шулай эшләмәскә ди. Хатын-кызлар өчен, һичшиксез, катгый эш графигы авыррак. Шуңа да алар өчен...
-
9 май салютыннан соң такси машинасы гомерен өзгән кызның әнисе дә үлгән
Узган шимбә, 30 май көнне 12нче Казан дәваханәсендә 32 яшьлек Алсу Мөбарәкованың гомере өзелгән. Аны 9 май көнне салюттан соң кызы белән бергә кайтып барганда такси автомобиле бәрдерә. Кыз бала урында ук һәлак була, әнисен исә авыр хәлдә дәваханәгә җибәрәләр. Шулай ук ул көнне тагын 13, 17 яшьлек ике бала...
-
Кукмарада узган Халыкара балаларны яклау көненнән фоторепортаж
Бүген 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Әлеге бәйрәмне үткәрү тәкъдиме белән беренче тапкыр 1925 елны Женевада балаларның иминлегенә багышлап үткәрелгән конференциядә чыгалар. Бәйрәмне ел саен үткәрү исә Парижда үткәрелгән Хатын-кызлар конгрессыннан соң традициягә кереп китә. Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң балаларны яклау мәсьәләсе бик актуаль булган. Шул рәвешле,...
-
Бүген чыгарылыш укучылары математиканың база өлешеннән БДИ тапшыра
Бүген, 1 июнь көнне, 239 егет-кыз математиканың база өлешеннән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Имтихан күппрофильле лицейда узачак, 3 сәгать дәвам итәчәк. Уңышлар юлдаш булсын аларга!
-
Кукмараның "Йолдызлык" фестивале җиңүчеләре Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга китте
Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче малай-кызларның уңышлары бихисап. Җырчы-биючеләребез нинди генә конкурс-бәйгеләрдә катнашмыйлар һәм Диплом, Мактау грамоталарына ия булмыйлар! 1 июнь -Халыкара балаларны яклау көнендә районыбыз йолдызчыкларын, бер төркем сәнгатькә гашыйк балаларны күңелле сәяхәт көтә - "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивалендә беренче урынны алган "Выше радуги" вокаль ансамбле (уртанчылар төркеме), фестивальнең "Конферансье"...