Хатын-кызлар өчен эш сәгатен кыскартырга тәкъдим итәләр. Ирләр үпкәләмәсме?
Россия Федерация Советы җомга көнне бөтен илдә хатын-кызлар өчен эш сәгатен кыскартырга тәкъдим итә. Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Валерий Рязанский фикеренчә, моның өчен Иҗтимагый палатадан башлангыч кирәк. "Төбәкләрдә шундый мөмкинлек бар икән, ни өчен шулай эшләмәскә ди. Хатын-кызлар өчен, һичшиксез, катгый эш графигы авыррак. Шуңа да алар өчен...
Россия Федерация Советы җомга көнне бөтен илдә хатын-кызлар өчен эш сәгатен кыскартырга тәкъдим итә.
Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Валерий Рязанский фикеренчә, моның өчен Иҗтимагый палатадан башлангыч кирәк. "Төбәкләрдә шундый мөмкинлек бар икән, ни өчен шулай эшләмәскә ди. Хатын-кызлар өчен, һичшиксез, катгый эш графигы авыррак. Шуңа да алар өчен кыскартылган эш көне уңайлы булыр иде. Без бу тәҗрибәне өйрәнеп карыйбыз. Кирәк булган очракта, без төбәкләргә җомга көнне хатын-кызлар өчен сәгате кыскартылган эш тәкъдим итәргә әзер. Бу хезмәт турындагы законнарда бар һәм төбәкләрнең вәкаләтләре моны эшләргә рөхсәт итә", - дип белдергән ул "Русская служба новостей" радиосына биргән җавабында. Ә сез ничек уйлыйсыз: гүзәл затларның эш көнен кыскарту дөресме? Ирләр үпкәләмәсме?
Кадрия ИДРИСОВА, "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыяте рәисе:
- Эш көне кыскартылса, бик яхшы булыр иде! Хатын-кыз өйдә гаиләсе, якыннары белән күбрәк вакыт уздырган саен әйбәтрәк бит. Балалы хатын-кызларга игътибар артуын теләр идем. Шәһәрдә генә түгел, авыл җирендә яшәүчеләр дә балалары белән аз аралаша, аларның нарасыйларын музыка мәктәбенә, спорт секцияләренә йөртәсе килә, тик өлгерми, ә кайчак бакчадан алырга соңга калмыйм, дип тизрәк эштән чыгып йөгерә. Элегрәк, әти-әни эштә булганда, балалар әби белән бабай карамагында калган, хәзер бу юкка чыкты. Шуңа хатын-кызларга эш белән өй арасында йөгерергә туры килә. Кыска эш көне булдырып, ул атна дәвамындагы эш көннәренә бүленсә, көн саен кыскартылган булып чыга. Гүзәл затлар эшләмичә өйдә утыра алмый, әмма хезмәтләрен җиңеләйтсәләр, эш сәгатьләрен кыскартсалар, шул ук вакытта хезмәт хакларын да кисмәсәләр, яхшы гына булачак.
Марат ШӘФИКОВ, эшмәкәр:
- Хезмәт биржасына эшкә урнашырга килүчедән: "Кайда кем булып эшләргә телисез?" - дип сорагач, кеше: "Кышын - умартачы, җәен - укытучы", - дип җавап биргән. Аз эшләп, күп акча аласы килә инде ул! Әмма уйлап карагыз: мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләрен алыйк, коллективлар бит тоташ хатын-кызлардан тора. Фермаларда, төзелештә дә шул ук! Менә аларга җомга көнне ял бирсәләр яки эш көнен кыскартсалар, дөнья туктап калу куркынычы бар бит. Аннары илдә кризис дибез, акча юк, икътисадта үсеш юк, димәк, безгә барыбызга да икеләтә күбрәк тырышып эшләргә кирәк, ә бездә һаман да ял итү турында сөйлиләр. Гел яллар, эш сәгатен кыскарту турында уйлаган дәүләт ничек бөлгенлеккә төшмәсен ди? Ял итүгә каршы түгелмен, тик чамасын да белергә кирәк.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, шагыйрь:
- Тәкъдим әйбәт, әмма тормышка ашмаслык сүз бу. Мөмкинлегем булса, бер хатынны да эшләтмәс идем. Инкыйлабка кадәр татар хатын-кызлары өйдә утырган, ирен, балаларын тәрбияләгән. Аларның төп вазыйфалары да - ана булу бит! Әле дә күпчелек мөселман илләрендә гүзәл затлар эшләми. Әмма хәзер башка караш яши, чөнки җәмгыять европалашкан. Бүген хатын-кызның күп итеп акча эшлисе килә, карьера турында хыяллана, максатларына ирешер өчен бөтен көчен куя. Гаилә арткы планга күчә. Дөрес, араларында эшкә акча эшләү өчен түгел, болай гына йөрүчеләр дә бар. Аралашу, җәмгыятькә чыгу күңелләрен күтәрә. Аларның эш вакытын да, эш хакын да кыскартырга мөмкин.
Гөлназ РӘХМӘТУЛЛИНА, "Манзара" тапшыруы алып баручысы:
- Беренче карашка әйбәт тәкъдим кебек. Үтәлеше ничек булыр бит. Бездә җомга гына түгел, шимбә-якшәмбе көннәрдә кичкә кадәр эшләүче хатын-кызлар да күп. Хатын-кызның гаиләсенә багышларлык берничә сәгать артык вакыты барлыкка килсә, ирләр сөенер генә, мөгаен. Шәхсән минем эшем сәгатьләп эшләүгә түгел, ахыргы нәтиҗәгә бәйле булгач, бу законның миңа кагылышы булмас иде.
Ватаным Татарстан
№ 75 | 30.05.2015
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев