Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

“Магистрат” оешмасы махсус хәрби операция зонасына унөченче тапкыр гуманитар ярдәм җибәрде

Бу юлы гуманитар йөк алырга КамАЗ шоферы белән бергә “Бас” позывнойлы райондашыбыз кайткан иде

Махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәм әзерләүгә һәркем үз өлешен кертергә тырыша.
Шушы көннәрдә фронтка, төгәлрәге 430нчы полкка “Магистрат” оешмасыннан да тулы йөк арбасы гуманитар ярдәм китте. 

– Бу безнең унөченче фура иде. Барлык төзелеш кирәк-яракларын егетләрнең заявкалары буенча тупларга тырыштык. Иң элек йөк арбасына блиндаж-окоплар, яралыларны вакытлыча урнаштыру, коралларны кую өчен корылма-складлар төзергә 25 кубометр такта төялде, алга таба 3 төргәк ОСБ плитәсе, пленкалар, 300 квадрат метр мәйданга җитәрлек линолеум урнаштырылды. Шулай ук хәрбиләр юллаган исемлектә тимер мич, дизельле генератор, көрәк, ломнар бар иде. Алар да машинада үз урынын алды, – ди шәхси эшмәкәр Фәнил Хөрәмшин. – 430нчы мотоукчылар полкы белән һәрдаим элемтәдә торабыз.  

Бу юлы гуманитар йөк алырга КамАЗ шоферы белән бергә “Бас” позывнойлы райондашыбыз кайткан иде. Аның якташыбыз икәнен белгәч, безнең дә кәефләр күтәрелеп китте. 

– Мәктәпне тәмамлаганнан соң, армиягә бардым, Курил утрауларында хәрби хезмәт уздым, – ди ул. – Алга таба тормыш үз көенә әкренләп барды: эш, гаилә кору, балалар тәрбияләү дигәндәй... Өлешчә мобилизацияләү башлангач, 2022 елның октябрендә, башка райондашлар кебек, мин дә район хәрби комиссариатыннан чакыру алдым. Гаиләдән аерылу җиңел булмады, билгеле. Әмма чын ир-егет, битарафлык күрсәтеп, читтә калырга түгел, ә Ватанны сакларга тиеш. Без бу хакта кечкенәдән ишетеп-белеп үстек. 

Райондашыбыз махсус хәрби операция зонасында мотоукчылар полкының взвод командиры булып хезмәт итә. 

– Баргач та, миңа бүлекчә командиры вазыйфасын йөкләгәннәр иде, берникадәр вакыттан соң, югарырак күтәрделәр. Хәзер җаваплылык аеруча зур. Бер төркем хәрби белән эшләргә, әйдәп барырга, хезмәтне оештырырга, контрольдә тотарга, дөрес карарлар кабул итәргә кирәк. Без, авыл егетләре, авырлык­лар алдында сыгылып төшә торганнардан түгел. Шуның өчен тырышып хезмәт итәбез, үзебезнең алга куйган бурычларны төгәл башкарырга тырышабыз. Минем янда бер Кукмара егете дә бар. Барлык хәрбиләр белән бер гаилә шикелле яшибез, эшлибез, – ул.

Хәрбинең сүзләренә караганда, алар башлыча эвакуацияләү белән шөгыльләнәләр, алгы сызыктан техника, җәрәхәтләр алучыларны, һәлак булган егетләрнең гәүдәләрен алып чыгалар икән. 

– Хезмәтебез җитди, югалтулар да шактый. Әмма без нык булырга, хисләргә юл куймаска тырышабыз, – ди ул. – Дүртенче ел китте бит инде, кыр шартларында яшәргә дә, авырлык­ларга да ияләндек, холкыбыз да ныгыды. Хәзер тормышка бөтенләй башка күзлектән карыйбыз. Алты ай саен вакытлыча ялга җибәрәләр. Туган як һавасын сулап, гаилә, якыннар белән күрешеп килгәч, кабат хезмәтне дәвам итәбез. 

Хәрби тормыш иптәше белән ул һәм кыз үстерә. 

– Махсус хәрби операция зонасына киткәч тә, беренче айларда элемтә бик яхшы түгел иде, хәзер, шөкер, җайланды. Вакыт булу белән шалтыратырга тырышам. Видеоэлемтә аша да аралашабыз, – ди хәрби. – Гаилә бик сагындыра. Балаларның үсүен, яңа шөгыльләрен фото һәм видео аша карап барам. Бу юлы гуманитар ярдәм алырга мине җибәрүләрен белгәч, барыбыз да бик куандык. Бер күрешү – үзе бер гомер... 

Якташыбыз белән гуманитар ярдәм турында да сөйләштек. 

– Кирәк-яракларны даими рәвештә җибәреп торалар, һәркемгә зур рәхмәт. “Магистрат” оешмасына исә бу юлы зур йөк машинасы белән унөченче тапкыр кайттык. Фәнил Наил улының безнең үтенечне беркайчан кире какканы юк. Фронт алга барган саен пиломатериаллар аеруча кирәк шул, – ди ул. – Ярдәм кулы сузган һәркемнең яхшылыгы үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев