Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

МХО зонасында хезмәт итүче “Рыба” позывнойлы райондашыбыз: Әни, кайгырма, синең догалар мине саклар

35 яшьлек райондашыбыз быелның 30 гыйнварында Россия Кораллы көчләре белән килешү төзеп, махсус хәрби операция зонасына юл тота.


“Рыба” позывнойлы райондашыбыз Рушан бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында. Ул анда үз теләге белән килешү төзеп китә. Хәрбинең гаиләсе – әнисе, тормыш иптәше, балалары белән очраштык. . . .

 Л ә й л ә б е л ә н Рушанның беренче танышуы моннан унбер ел элек Казан кибетләренең берсендә була. Киноларга, башкаланың истәлекле урыннарына йөрүләр, уртак кызыксынулар ике яшь йөрәкне якынайта, аралашу мәхәббәткә әверелә.

 – Биш айдан ул миңа тәкъдим ясады. Бераз Казанда яшәдек тә, туган якка кайтып төпләндек. Бер-бер артлы сабыйларыбыз туды. Хәзер Ибраһимга – 10, Ралинәгә – 8, ә Адельгә 4 яшь, – ди Ләйлә. – Рушан беркайчан җылы, матур сүзләрен кызганмады, чәчәк бәйләмнәре Догалар һәм мәхәббәт көче белән сөендереп торды. Хәзер дә, бездән шактый читтә булуына карамастан, игътибарын киметми. Аның кайгыртучан булуы күңелгә көч бирә. 

35 яшьлек райондашыбыз быелның 30 гыйнварында Россия Кораллы көчләре белән килешү төзеп, махсус хәрби операция зонасына юл тота. Бу карарны ул үзе хәл итә. 

– Иремнең әлеге хәбәре безнең өчен көтелмәгәндә, аяз көнне яшен суккандай булды. Әмма аның теләге көчле, карары нык иде. “Сезне мин якламасам, кем яклар?” – диде. Авыр булса да, сайлавын хупладык һәм ерак сәфәргә озаттык. Без аңа ышанабыз, көтәбез, яратабыз, – ди өч бала әнисе. – Рушан МХОга киткәнче Кукмарадагы заводларның берсендә эшләде. Кич җитсә, арып-талып өйгә кайтып керер төсле. Балалар да көн саен әтиләрен сорыйлар. Ул анда пулеметчы булып хезмәт итә. Алгы сызыкта булганда 14 көн хәбәргә чыга алмады. Ике атна билгесезлектә яшәүнең авырлыгын үзебез генә беләбез. Күптән түгел хәрби бурыч үтәгәндә, дрон кыйпылчыгы тиеп яраланды. Хәзерге вакытта госпитальдә дәвалана. 

Райондашыбызның позывное – “Рыба”. Якыннары әйтүенчә, табигатьне, балыкка йөрүне яратканлыктан, ул үзенә шушы кушаматны алган.

 – Әтиебез көчле, батыр йөрәкле. Без аның белән җәй көннәрендә роликта йөрергә чыга, кышын тауда ватрушкада шуа идек. Балыкка да гел үзе белән алды. Әтине бик сагынабыз, аның тизрәк өйгә кайтуын көтәбез, – ди хәрбинең кызы Ралинә.

 Әниләр исән-сау чагында без барыбыз да алар өчен бала булып калабыз. Күп еллар тегү фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыккан Гүзәлия ханым улы турында күз яшьләрсез сөйли дә алмый. 

– Мин – ике ул әнисе. Рушан – гаиләбездә көтеп алынган тәүге сабыебыз. Беренче бала булгач, үзенә игътибар һәрчак зур иде, әтисе дә тәм-томнар, берсеннәнберсе матур уенчыклар белән сөендереп кенә торды. Йомшак телле, ачык йөзле, игътибарлы булып үсте ул. Әтисе вафат булганда аңа нибары 21 яшь иде. Шуннан соң җитдиләнеп, олыгаеп китте, тормышка карашы да үзгәрде. Гаилә корып, балалары туганнан соң, җаваплылыгы тагын да артты, – ди Гүзәлия Җәүдәт кызы. – Улымның махсус хәрби операциягә к и т ә р г ә җ ы е н у ы н белгәч, йөрәгем меңгә телгәләнде. Икебез диванга утырып озак кына сөйләштек, аңлаштык. 

“Әни, кайгырма, синең догалар мине саклар”, – диде ул. Мин генә түгел, барлык туганнар да аның гомере һәм исәнлеге өчен дога кыла. Госпитальдә и к ә н л е г е н б е л г ә ч , әлбәттә, бик борчылдым. Әмма иң мөһиме – ул исән. Тән яралары әкренләп төзәлер. Көн саен берничә тапкыр телефоннан сөйләшәбез. Аның миңа беркайчан зарланганы юк. “Госпитальдә медицина персоналы бик әйбәт, яхшы дәвалыйлар”, – ди. Бәлки, тернәкләнү курслары узу өчен өйгә дә кайтарырлар, дигән өмет белән яшибез. 

 Рушанның карары – Ватанны саклау, гаиләсен яклау теләгеннән туган адым. Бүген аның өчен иң зур терәк – якыннарының мәхәббәте һәм догасы. Нинди генә сынаулар булмасын, күңел җылысы һәм көтү көче барысын да җиңәр. Гаилә учагы аны һәрчак якты ут белән каршы алырга әзер.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев