МХО ветераны Руслан Арсланов: Әмма иң мөһиме – сабырлык, түземлек һәм иптәшләреңә ышаныч
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Руслан Расим улы “Батырлык өчен” һәм “Суворов” медальләре белән бүләкләнә.
Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан ветеран Руслан Арсланов узган ел “Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге”нең район буенча бүлегендә исәпкә баса.
Бераздан аның белән эшкә урнашу өчен социаль яклау бүлеге аша килешү төзелә. Дәүләт тарафыннан күрсәтелгән әлеге ярдәм чарасы райондашыбызга киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә.
Руслан тумышы белән Кукмарадан. Ул, 3нче урта мәктәпне тәмамлагач, белем алуын Казан югары артиллерия команда училищесында дәвам итә.
– Балачактан хәрби юнәлешне үз иттем. Шуңа күрә әлеге уку йортын сайладым да инде. 2006 елда диплом алганнан соң, хәрби хезмәткә Чечен Республикасына җибәрелдем. 2011 елда килешү вакыты тәмамлангач, хезмәт итүдән туктадым. Әмма җиде елдан соң язмыш кабат бу юлга алып килде: килешү төзеп, Кавказ якларына киттем. Ингушетиядә, Төньяк Осетия-Аланиядә хезмәт иттем, – ди әңгәмәдәшем.
Райондашыбызның соңгы хезмәт урыны Көньяк Осетиянең Цхинвал шәһәре була. Нәкъ менә шуннан ул 2022 елның апрель ахырында махсус хәрби операция зонасына җибәрелә.
– Взвод командиры итеп билгеләделәр. Егетләр белән бергәләп куелган хәрби бурычларны үтәдек, бер-беребезгә терәк булып, барлык сынауларны да уза алдык, – ди өлкән лейтенант. – Андагы шартлар җиңел түгел. Әмма иң мөһиме – сабырлык, түземлек һәм иптәшләреңә ышаныч.
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Руслан Расим улы “Батырлык өчен” һәм “Суворов” медальләре белән бүләкләнә.
– Тик тормыш һәрвакыт без теләгәнчә генә бармый. Сәламәтлек торышы буенча 2025 елда хәрби хезмәттән азат ителдем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев