Кукмара 4нче урта мәктәбендә Герой егетләргә мемориаль такталар ачылды
Райондашларыбыз һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнәләр.
Ватан Геройлары көнендә Кукмара 4нче урта мәктәбендә тантаналы чара үтте: әлеге белем йортының чыгарылыш укучылары, махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган Игорь Борковских һәм Виталий Васильевлар истәлегенә мемориаль такталар ачылды.
Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, районның «Офицерлар союзы» рәисе Илфат Гайнанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Бакланова, хәрби диңгез флоты ветераны, отставкадагы 3 ранг капитаны Николай Петухов, «Сугышчан кардәшлек Кукмара» оешмасы рәисе Радик Габдрахманов, Игорьның сыйныф җитәкчесе Алсу Закирова, мәктәп директоры Регина Минемуллина Геройларның якыннары, дуслары чыгыш ясады.
Игорь Николаевич Борковских мәктәптә 1997-2008 елларда укый. 11нче сыйныфны тәмамлагач, Казан энергетика университетына укырга керә. 2024 елның 28 мартында ул Россия Кораллы Көчләре белән килешү төзи һәм 6 апрельдә махсус хәрби операция зонасына китә. 17 апрельдә хәрби бурыч үтәгәндә райондашыбызның гомере өзелә.
«Игорь һәрчак игелекле, ярдәмчел булды. Аның махсус хәрби операция зонасына китәчәген белгәч, күпме генә әлеге уеннан кире кайтарырга тырышсам да, юкка булды. „Әни, минем күпме дуслар, танышлар шунда. Алар инде ике ел якыннарыннан, гаиләләреннән читтә. Мин дә шунда булырга тиеш“, — диде. Кыска гына вакыт эчендә эвакуацион төркем белән шактый яралы хәрбиләрне имин урынга алып чыга ул. Хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Игорь Россия Президенты Указы нигезендә һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Туган мәктәбендә улымның исемен мәңгеләштергәннәре өчен район җитәкчелегенә, мәктәп коллективына, чараны оештырган һәркемгә зур рәхмәт», — дип сөйләде әнисе Асия ханым Борковских.
Васильев Виталий Вениаминович Кукмара 4нче урта мәктәбендә 1992-2002 елларда белем ала. Кукмара автомәктәбендә укыганнан соң, ул армия сафларында хезмәт итә. 2023 елның 10 сентябрендә ул килешү төзи һәм махсус хәрби операция зонасына җибәрелә. Быелның 27 сентябрендә райондашыбыз хәрби бурыч үтәгәндә батырларча һәлак була. Виталий Россия Президенты Указы нигезендә һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
«Виталий бик яхшы күңелле, батыр йөрәкле, тырыш иде. Ул гел алдынгы булырга, җиңүгә омтылды. Махсус хәрби операциягә зонасына китәсен белгәч, бик борчылдык, әмма Виталий үз сүзендә тора торган егет, чын хәрби иде. Аның үлеме турындагы хәбәрне бик авыр кабул иттек, күңел ышанмады. Без аны бик сагынабыз, юксынабыз. Геройларның урыннары җәннәттә булсын», — диде Виталийның бертуганы Максим Васильев.
Тантанада хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль такталар янына чәчәкләр салдылар.
фото: Миләүшә Хаҗиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев