Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядәге «Жулик» позывнойлы якташыбыз: Мин әтием эзләре буенча киттем

Рәдифнең сүзләре буенча, бер туганнары, шук-шаян булганлыктан, аңа гел “жулик” дип әйтә торган була.

19 яшьлек райондашыбыз Рәдиф Шәйхетдинов белән ул махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга туган якларга кайткач очраштык.

Өй бусагасын атлап керүгә хәрбине иң кадерле кешеләре – әти-әнисе, бертуганнары каршы ала. Ана кочагының җылысы, якын кешеләренең ихлас сүзләре егеткә алдагы хезмәт юлы өчен рухи көч өсти. Яшь булуына карамастан, ул бүген илебез тынычлыгы өчен җаваплы бурыч башкара, үзенә йөкләнгән эшне намус белән үти.

– Кечкенәдән хәрбиләр тормышы белән кызыксындым, спорт­ны яраттым. Икшермә кадет интернат-мәк­тәбендә укыганда хәрби җыеннарга барган вакытлар да иң матур мизгелләр булып күңелдә саклана, – ди Рәдиф. – Мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, Нок­рат Аланындагы механиклар әзерләү техникумында бер ел белем алдым да, узган елның 6 гыйнварында Казанның «Батыр» контракт буенча хезмәткә сайлап алу үзәгендә килешү төзедем. Ул чагында миңа 18 яшь иде. Бер атна өйрәнүләрдә булдык. Шуннан соң иң элек Ростовка, аннары Луганск якларына җибәрделәр. Бүгенге көндә мин минометчы булып хезмәт итәм. 

Махсус хәрби операция зонасына китү өчен килешү төзегәнче райондашыбыз «Хәрби хәзерлек нигезләре, пилотсыз очкыч аппаратлары белән эшләү, корал белән имин эш итү күнекмәләре» дигән темага курслар уза. Әти-әнисенә исә үзенең карарын китәргә бер көн кала гына әйтә. 

– Рәдиф гаиләдә икенче бала. Апасы һәм 6нчы сыйныфта укучы энесе бар. Улыбызның көтелмәгән хәбәрен бик авыр кабул иттек. Әмма артка юл юк, тиешле документлар әзер иде инде. Бергә утырып сөйләштек, аңлаштык. Икенче көнне исә балабызны ерак юлга озаттык. Өйдән чыгып киткәненә бер ел узганнан соң, шөкер, ике атналык ялга кайтты. Аны исән-имин күрә алуыбызга сөенеп бетә алмыйбыз. Холкы шул ук калса да, бераз олыгаеп, җитдиләнеп киткән, тормышка карашы, уйлары да башкача. Без аның белән бик горурланабыз, – ди хәрбинең әнисе Альбина ханым. – Рәдифнең бер тапкыр зарланганы юк. Хезмәттәшләре турында да җылы сүзләр генә әйтә. Моңарчы көн саен диярлек аралашып тордык. Инде алга таба да элемтә өзелмәсен, яхшы хәбәрләр генә алырга язсын үзеннән. Киткәндә кесәсенә “Аятел көрси” догасы салган идек, ул аны һәрчак үзе белән йөртә. Әлеге дога балабызны хәвефләрдән саклый күрсен. 

Хәрбинең позывное – «Жулик». Рәдифнең сүзләре буенча, бер туганнары, шук-шаян булганлыктан, аңа гел «жулик» дип әйтә торган була. 

– «Үзеңә берәр позывной табарга кирәк», – дигәч, башыма килгән иң беренче сүз әнә шул булды, – ди ул. – Әтием Расим – Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветеран. Мин аның эзләре буенча киттем. Үземнең карарым турында беркайчан үкенгәнем булмады. Анда күбесе нәкъ минем шикелле яшь егетләр. Аларга ярдәм кирәк. Без дә булмасак, илебезне тагын кем сак­лар һәм иминлекне тәэмин итәр?! Минем янда райондашлар юк, ә менә күрше батальонда бар. Моңарчы күрешә генә алмадык әле. Чөнки буш вакыт бөтенләй диярлек юк. Хәрби бурыч үтәргә киткәндә биш-алтышар ай блиндажларда яшибез. Кайвакыт 15әр чак­рым урман эченнән барлык кирәк-яракларны күтәреп барабыз. Җиңел түгел, әлбәттә. Каршы яктан җибәрелгән дроннар һәр адымны контрольдә тота. Әмма без сынауларга бирешмибез, алга барабыз!

Махсус хәрби операция зонасында Рәдиф өчен иң сөенечлесе – туган яктан килгән посылка, гуманитар ярдәмне кабул итеп алу, якташлар белән очрашу.  

 – Гуманитар ярдәм килгәч, күңелгә шулкадәр рәхәт булып китә, әти-әни, дуслар белән күрешкәндәй буласың, – ди ул. – «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме волонтерларына рәхмәтебез чиксез. Безгә кирәк булган барлык әйберләрне тупларга тырышалар, кулыбызга кадәр алып килеп бирәләр. 

Кыска ял мизгелләре бик тиз уза. Туган йортыннан алган җылылык, әти-әнисенең догасы, ышанычы райондашыбызны шушы көннәрдә кабат юлга озатты. Күкләр тыныч булып, исән-сау әйләнеп кайтырга язсын сиңа, хәрби!
 
Хезмәт бурычларын намуслы үтәгәне, үрнәк хәрби дисциплинасы, җаваплылыгы һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен Рәдиф Шәйхетдинов хәрби часть командирының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев