Махсус хәрби операциядә һәлак булучы истәлегенә Зур Кукмарада мемориаль такта урнаштырылды
Илмир Кәшәпов туып-үскән йортка үткән атнада шулай ук мемориаль такта куелды.
Элек авыллардагы капка баганаларына калайдан ясалган Кызыл Йолдыз кадакланган була иде. Бу тирәдән үтүчеләр шунда ук искәрә: димәк, әлеге йортта Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран яши (яшәгән). Хәзер андый капкалар калмады да бугай инде. Булса да, үзәктән читтәге авылларда, ялгыз яшәүче әби-бабай нигезендә генә очратырга мөмкин.
Хәзер мондый йолдызларны граниттан ясалган мемориаль такталар алыштырды. Моңа кадәр Чечня, Әфган якларында гомерләре өзелгән сугышчы-интернационалистлар истәлегенә куелса, соңгы елларда әлеге исемлеккә махсус хәрби операциядә катнашып вафат булганнарның исемнәре өстәлә.
Зур Кукмара авылы егете, гвардия өлкән лейтенанты Илмир Кәшәповның да гомере яшьләй, 34 яшендә өзелде. Ул һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Илмир туып-үскән йортка үткән атнада шулай ук мемориаль такта куелды.
«Миңа әлеге тәкъдим белән „Барс“ автоном коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Илдар Зәйнуллин элемтәгә чыкты. Якыннарым белән киңәшләшкәннән соң, аның мөрәҗәгатен кабул итеп, улым турында мәгълүматларны бирдем. Илмирның бер генә минутка да исемнән чыкканы юк. Аның белән бергә уянам, бергә йөрим, йокларга ятам. Янымда гел фоторәсеме. Улым бик яхшы күңелле, ана җанлы бала булды, киләчәккә планнарыбыз да зур иде. Үз башына төшмәгән кеше аңламас, гомер буе йөрәктән китми торган ачы хәсрәт белән яшим. Узган ел республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов балаларын махсус хәрби операциядә югалткан аналар өчен программа нигезендә Хаҗ сәфәре оештырган иде. Шуннан алып кайткан менә бу дисбене дә, һәлак булган балаларыбызның истәлеге итеп, урам якка элдем», — ди әнисе Дамира ханым.
Илмир, беренчеләрдән булып, махсус хәрби операциядә катнашкан районыбыз сугышчыларының берсе иде. Аңа хөрмәт йөзеннән бу көнне авылдашлары, күршеләре, Кукмара янгынга каршы көрәш частенда элек бергә эшләгән хезмәттәшләре, Зур Кукмара урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары килде.
Илдар Зәйнуллинның да әйтер сүзе бар.
«Безнең миссия — гомерен Ватан өчен биргәннәрнең, үзләренең хәрби бурычларын үтәгәндә геройларча һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү. Безнең команда Ватан сакчылары истәлеген ныгыту буенча федераль максатчан программаны үти, районда дистәгә якын мемориаль такта куелды», — ди ул.
Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев исә үз чыгышында Илмирны оста спортчы, бервакытта да үтенечкә каршы килми торган авылдаш иде дип искә алды. Үсеп килүче буынга мөрәҗәгать итеп, аларны өлкәннәргә ярдәм итәргә, киң күңелле булырга чакырды.
фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев