Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Руслан Ганиев: Якташларны күргәч, өйгә кайткандай булабыз

Хәрбинең “Сугышчан батырлыклар өчен”, “Донбассны азат итүдә катнашкан өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре бар.

Райондашыбыз Руслан Ганиев инде өч елдан артык махсус хәрби операция зонасында хезмәт уза. Шушы көннәрдә ул чираттагы ике атналык ялга кайтты.

Руслан – Кукмара егете. Өченче урта мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, ул өч ел Кукмарадагы 39нчы һөнәри училищеда электромонтер һөнәрен үзләштерә. Алга таба егетне армия хезмәте, аннан кайткач – хезмәт эшчәнлеге көтә.

– Мин иң элек берничә ел ул вакыттагы “Жилэнергосервис”, “Кристалл” оешмаларында эшләдем. Аннары күңелем, нигәдер, төзелеш өлкәсенә тартылды. Без түбәләр яптык, йортларны, биналарны эчтән-тыштан төзекләндердек, эчке эшләрне, коммуникацияләрне башкардык. Хәзер дә ул вакытларны еш искә алам, – ди Руслан. – Өлешчә мобилизацияләү башлангач, 2022 елның 22 сентябрендә кичке якта өйгә район хәрби комиссариатыннан чакыру кәгазе (повестка) китерделәр. Әлбәттә, уйламаганда булды. Әмма без качып йөри торганнардан түгел. Инде менә дүртенче ел мин хәрби хезмәттә. 

Руслан һәм ун райондашыбыз беренчеләрдән булып юлга кузгала. Алар иң элек Казанның танк полигонында өйрәнүләр уза, шуннан соң Украина территориясенә җибәреләләр.

– Ир-егетнең төп бурычы – Ватанны саклау. Еллар узганнан соң кабат хәрби форма кигәннәр моның шулай икәнен аеруча яхшы аңлый. Мин үзем танк дивизиясендә хезмәт итәм. Беренче вакытларда җиңел автомобильдә шофер булып эшләгән идем, инде менә ярты еллап УАЗда төрле нокталарга ягулык-майлау материаллары, азык продуктлары ташыйм. Хәрби бурыч үтәгән вакытта алгы сызыкка да еш керәбез, – ди ул. 

Руслан Ганиевның позывное – “Невникай”. 

– Тормышта төрле хәлләр була бит ул. Төзелештә эшләгәндә кайбер егетләрнең кәефләре төшкән, проблемалары килеп чыккан вакытларында аларга һәрчак: “Не вникай, бар да яхшы булыр”, – дип әйтә идем. Махсус хәрби операция зонасына киткәч, әлеге сүзне үземә позывной итеп алдым, – ди әңгәмәдәшем. – Без иң элек Донбассны азат итүдә катнаштык. Ул вакытта җимерек йортларның подвалларында, ташландык өйләрдә яшәдек. Хәзер исә бар тормыш урман-посадка эчендә уза. Бергәләп блиндажлар ясадык, анда йоклау, туклану зоналары булдырдык. Ашауга төрлелек кертәсе яисә тәм-том ашыйсы килсә, үзебез әзерлибез. Киемнәрне кер юу машинасында юабыз, кояшлы көннәрдә – урамда, ә яңгырлы вакытларда мунча ягып, юынганнан соң, шунда киптерәбез. Монда өйдәге мөмкинлекләрнең берсе дә юк билгеле. Әмма зарланып утырырга вакыт та, теләк тә юк – булганына шөкер итеп яшибез. 

Блиндажлар ясау өчен пиломатериаллар шактый кирәк. Русланның сүзләре буенча, такта-сайгакларны күп очракта полк эчендәге пилорамадан бирәләр икән. Шулай ук кайбер кирәк-яракларны сатып та алабыз, ди ул.
Гуманитар ярдәмнең ай саен диярлек килеп торуы турында аеруча горурлык һәм рәхмәт хисе белән сөйләде әңгәмәдәшем.  

– Районнан ярдәм бик зур. “Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” төркеме волонтерлары игелекле кешеләр тапшырган азык продуктлары, кием-салым һәм исемлектә язылган бик күп кирәк әйберләрне ай саен диярлек алып киләләр. Якташларны күргәч, өйгә кайткандай булабыз. Кочаклашып-күрешкәч, төнгә кадәр сөйләшеп сүзләр бетми. Берничә тапкыр үзләрен блиндажда кунак итеп тә калдырдык. “Тегү батальоны” кызларының да хезмәтләре бик зур. Алар теккән җылы кофта (толстовкалар) тәнне генә түгел, күңелне дә җылыта. Бик рәхәтләнеп киябез. Балаларның хатларындагы: “Абый, җиңү белән кайт, үзеңне сакла”, – дигән юлларын укыганда күзләргә яшь килә. Безне онытмаган, ярдәм кулы сузган һәркемгә зур рәхмәт, – ди хәрби. – Туган як, гаилә, өй бик сагындыра. Кукмарада мине газиз әнием, бертуганнарым, якыннарым, ике балам, дусларым көтә. 

Руслан Ганиев кебек егетләр – бүгенге көн Геройлары. Алар ут эчендә дә кешелеклелекләрен, сабырлыкларын, Ватанга тугрылыкларын югалтмыйча хезмәт итә. Безнең бурыч – аларга ярдәм итү, онытмау һәм көтеп алу.
 
Хәрбинең “Сугышчан батырлыклар өчен”, “Донбассны азат итүдә катнашкан өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев