Кукмарадан махсус хәрби операция зонасында катнашучы хәрбинең әнисе: «Улым — минем горурлыгым»
Бүгенге тапшыруның төп герое — Барс позывнойлы герой. Ул ни өчен үз тормышын хәрби юнәлеш белән бәйләргә булган һәм якыннары аны өйдә ничек көтәләр? Миләүшә Хаҗиева Барсның әнисе белән очрашып, әлеге сорауларга җавап эзләде.
«Безнең геройлар» диеп исемләнгән яңа рубриканы башлыйбыз. Биредә без халкыбызның иминлеге һәм тынычлыгы өчен барысын да бирүче, махсус хәрби операциядә катнашучы кыю һәм батыр хәрбиләр турында сөйләрбез.
Бүгенге тапшыруның төп герое — Барс позывнойлы герой. Ул ни өчен үз тормышын хәрби юнәлеш белән бәйләргә булган һәм якыннары аны өйдә ничек көтәләр? Миләүшә Хаҗиева Барсның әнисе белән очрашып, әлеге сорауларга җавап эзләде.
Һәр кеше дә бу тормышта үз урынын табарга тели. 18 яшьлек бу егет тә 11 сыйныфны тәмамлагач, кем булыйм, дигән уйлар белән яна башлый. Нәкъ шул вакытта ул киләчәген хәрби юнәлеш белән бәйләргә карар кыла.
Лилия ханым улының бу юлны сайлавы белән чын-чынлап горурлана. Укуын тәмамлагач, Барсны Мәскәү өлкәсе Коломна шәһәренә хәрби хезмәтен үтәргә җибәрәләр. Ләкин махсус хәрби операция башлану Йосыповлар гаиләсенә дә үзгәрешләр алып килә.
Бүгенге көндә Барс позывнойлы хәрби — матди тәэмин итү ротасы командиры, алгы сызыкта хезмәт итә. Биредә күрсәткән батырлыгы өчен ул «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медале белән бүләкләнгән.
Лилия ханым хәр көнен әлеге изге теләктән башлый. Аның хыялы бер генә: кадерле улы исән-сау кайтып, тыныч тормышларда гомер итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев