Кукмарадан махсус хәрби операциядә катнашучы 3 медальгә ия булган
Бүгенге тапшыруның төп герое — Рыбак позывнойлы якташыбыз. Алгы сызыкта күрсәткән батырлыгы өчен Рыбак 3 медальгә ия булган. Аның турында бүгенге тапшыруда тулырак сөйләрбез.
«Безнең геройлар» диеп исемләнгән яңа рубриканы дәвам итәбез. Биредә без халкыбызның иминлеге һәм тынычлыгы өчен көрәшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы кыю һәм батыр хәрбиләр турында сөйләрбез.
Бүгенге тапшыруның төп герое — Рыбак позывнойлы якташыбыз. Алгы сызыкта күрсәткән батырлыгы өчен Рыбак 3 медальгә ия булган. Аның турында бүгенге тапшыруда тулырак сөйләрбез.
Рыбакның хатыны ире турында сөйләгәндә үк, бу ике йөрәк арасында мәхәббәтнең чиксез икәнен сизәргә мөмкин. Истәлекләре белән уртаклашканда, Индира иренең 2006-2008 еллар аралыгында элемтәче булып хезмәт итүен дә яратып сөйли. Бүгенге көнгә кайтып, махсус хәрби операция турында әйтсәк, бу гаиләгә дә аның кагылышы зур. Хәзер Рыбак алгы сызыкта. Ире туган яктан читкә киткән көнне Индира бүгенгедәй хәтерли.
2022 елда китеп, 8 ай дәвамында Рыбак медзвод командиры, бүгенге көндә элемтә командиры булып хезмәт итә. Бу вакыт аралыгында хәрби зур дәрәҗәле бүләкләргә дә ия булган. Аның 3 дәүләт бүләге бар: беренчесе-«Махсус хәрби операциядә катнашучыга», икенчесе — «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре. Соңгысы исә алар арасында иң мөһиме — яраланган дусларын яу кырыннан алып чыкканда күрсәткән батырлыгы өчен бирелгәне.
Рыбакка гаиләсе «Кукмара. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» волонтерлар төркеме аша гуманитар ярдәм җибәрә. Балалары өчен бу бигрәк тә көтеп алынган эшләрнең берсе. Чөнки хәрби-әтигә бүләк җибәрү — чын горурлык хисе тудыра. Күп очракта алар үз куллары белән ясалган рәсемнәрне посылкага салып җибәрәләр.
Рыбакның алгы сызыкта күрсәткән батырлыгы һәм аңа бирелгән медальләр, аның чын мәгънәсендә үз иле өчен көрәшүче икәнен күрсәтә. Бүгенге көндә ул лейтенант. Туган ягында аны онытмыйлар, отпускага кайткан вакытта төрле чараларга чакырып, ярдәм итәргә тырышалар. Ә Рыбак, үз чиратында, яшерен генә елмаеп, тылдагыларга рәхмәт җиткерә.
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев