Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Җиңүгә илткән юллар: Кукмара районы волонтерлары махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итә

Безнең бурыч: хәрби хәрәкәттәге егетләргә булышу. Бу гади генә ярдәм түгел, бу — һәрберебезнең йөрәк җылысы салынган зур эш.

Миңа — 19 яшь. Яшь булуыма карамастан, инде ике елга якын гомеремне волонтерлык хәрәкәтенә багышладым. Мин — «Кукмара! Бергә җиңүгә!» волонтерлар командасында!

Ил язмышы хәл ителгәндә, егетләребез махсус хәрби операция зонасында Ватан алдындагы бурычларын үтәп, безнең тыныч күк йөзе өчен гомерләрен куркыныч астына куйганда, мин читтә кала алмадым. Безнең бурыч: хәрби хәрәкәттәге егетләргә булышу. Бу гади генә ярдәм түгел, бу — һәрберебезнең йөрәк җылысы салынган зур эш.

Барыбыз бер фикердә һәм бары тик бердәм булганда гына җиңелмәс көчкә әвереләбез. Шуңа күрә дә командабыз хәрбиләрнең һәр заявкасын җентекләп өйрәнеп, башка барлык волонтерлар белән даими элемтәдә торып эшли. Волонтерларга да җиңел дип әйтмәс идем, һәр заявканы ябу өчен матди мөмкинлек табарга кирәк. Башны иеп, кемнәндер сорыйсы, хисап эшләрен алып барасы. Ярдәм итүче булса — сөенәсең, булмаса — башка юлын эзлисең.

Волонтерлык эшчәнлеге мине күп кенә яхшы кешеләр белән таныштырды. Менә шулар арасында бер шәхес күңелемдә кабатланмас соклану һәм хөрмәт уятты. Ул — Купкадан Габделхәй абый Галиев. Минем әле аның кебек тыйнак, бернинди мактану белмәгән, шул ук вакытта искиткеч батыр йөрәкле, ихлас кешене очратканым булмаган икән.

Габделхәй абый — чын патриот. Ул дан-шөһрәт артыннан куучы түгел, ул — солдатның тормышын беразга булса да җиңеләйтергә теләүче бөек йөрәкле кеше. Аның хезмәтләрен хәрбиләр дә югары бәяли. Габделхәй абый бихисап Рәхмәт хатлары һәм бик күп хәрби медальләр белән бүләкләнгән. Ләкин аның мактанып утырырга вакыты юк, чөнки ул гуманитар ярдәмне вакытында алып барып тапшыруны үз алдына максат итеп куйган. Юлларда төрле каршылыклар очраячагын аңласа да, егетләргә ярдәм кулы сузу теләге өстенрәк аның өчен.

Үзенең «Валдай» машинасында инде 80 тапкыр фронт сызыгына сәфәр кылган кеше ул. Уйлап карагыз — 80 тапкыр! Ул машинасын, сәламәтлеген, вакытын да кызганмый. Волонтер буларак, минем дә андагы хәлләрне үз күзләрем белән күреп кайтасым килде. Шушы 80нче юбилей сәфәрендә миңа Габделхәй абый белән бергә бару бәхете елмайды. Күңелдә бераз гына курку хисе булса да, теләгем зур булганга, аны гына җиңәрлек көч таптым.

Шулай итеп без, гуманитар ярдәм төяп, Донецк һәм Луганск Республикаларына озын юлга кузгалдык. Сәфәрне Габделхәй абый алдан планлаштырган, һәр хәрби белән сөйләшеп, очрашу урыннарын җентекләп билгеләгән. Без иң авыр юллардан үтеп, 15тән артык ноктага тукталып, ярдәм бушаттык.

Габделхәй абыйның абруен монда тагын аңладым. Бөтен җирдә җылы каршы алдылар. Аны барысы белә һәм көтә. Көтәләр — чөнки ул ярдәм генә түгел, туган як җылысын да алып килә. Солдатларның күзләрендә шул ихлас шатлыкны күрү үзе бер бәхет иде. Бигрәк тә мине егетләрнең өй ризыкларына булган мөнәсәбәте тетрәндерде. Без алып барган чәкчәкләрне, өй токмачларын күргәч, алар сабый балалардай куандылар. Шушы мизгелләрдә эшебезнең никадәр мөһим булуын тагын да тирәнрәк аңладым. Бу бит алар өчен ризык кына түгел, бу — туган як исе, әниләренең җылысы, тыныч тормыштан килгән сәлам.

Ә менә солдатларыбызның яшәү рәвешен күргәч, минем күңелем тулды. Юк, юк, начар дип әйтмим. Алар көнкүрешләрен искиткеч итеп җайлаганнар. Блиндажлар бик яхшы итеп эшләнгән, чиста, җылы, хәтта өйне хәтерләтә. Анда тәртип, җыйнаклык хөкем сөрә. Солдат егетләребез кирәкле барлык уңайлыкларны тудырырга тырышканнар. Бу аларның какшамас рухы һәм бердәмлеге турында сөйли. Шулай да бу уңайлыклар артында нинди зур авырлыклар ятканын без аңларга тиеш.

Алып килгән гуманитар ярдәмебезне өләшеп бетереп, туган якларыбызга кайтыр юлга кузгалдык. Батыр егетләребез, тагын килүегезне көтәбез дип, өмет тулы күзләр белән озатып калдылар.

Бу сәфәрдән кайткач, шуны аңладым: ярдәмне дәвам итәргә. Әйе, без арганбыздыр, озакка сузылды. Ләкин солдатларыбызга мең тапкыр авыррак. Без — җылы өйдә, ә алар — ут сызыгында. Бердәм булыйк, Җиңүгә өлеш кертик!

Самира ГАРИФУЛЛИНА, волонтер

Фото: Самира Гарифуллинаның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #БезненГеройлар