Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Фронтта да, тылда да бер максат: Кукмарадан Бессоновлар гаиләсе ил тынычлыгы өчен көч куя

Хәрби Игорь Бессонов махсус билгеләнештәге аерым отрядта шофер булып хезмәт итә, ә тормыш иптәше Лариса волонтерлык эше белән шөгыльләнә.

Кукмарада яшәүче Игорь Бессонов белән ул махсус хәрби операция зонасыннан чираттагы ялга кайткач очраштык. 

Язмам герое тумышы белән Яр Чаллы шәһәреннән. Шунда аның балачагы, үсмер еллары һәм яшьлеге уза. Мәктәпне тәмамлап, һөнәр үзләштерә, хезмәт юлын башлый. Тормыш корганнан соң, гаиләсе белән Нократ Аланы шәһәренә күченәләр. 

«Үз көебезгә хезмәт куйдык, балалар үстердек, киләчәккә планнар кордык. Әмма махсус хәрби операция башлану тормышыбызга үзгәрешләр кертте. Илне сакларга, Ватан алдындагы бурычны үтәргә кирәк вакытта мин тыныч кына җылы өйдә, йомшак диванда утыра алмый идем. Әлбәттә, бу адымга бару җиңел булмады. Шулай да тәвәкәлләдем, — ди ул. — 2022 елның җәендә диверсия-разведка төркемендә хезмәтем башланды». 

Хәрбинең сүзләре буенча, ул хәзер махсус билгеләнештәге аерым отрядта шофер булып хезмәт итә. 

«Минем төп бурыч — пилотсыз очу аппараты (БПЛА) операторларын тиешле урынга алып бару һәм кире пунктка кайтару, — ди Игорь Геннадьевич. — Хезмәт иткән вакытта төрле катлаулы хәрби бурычларны үтәргә туры килә. Анда без барыбыз да бер максат белән яшибез. Дуслык, бер-береңә терәк булу хисе аеруча көчле». 

Игорь Бессонов Изюм шәһәрендәге каты атышларны да хәтерендә яңартты.

«2022 елның сентябре иде ул. Без чолганышта калдык. Төнлә елга яры буйлап хәрәкәт итеп, Сватовога исән-имин чыга алдык. Отрядтан бер генә хәрбине дә югалтмадык, яраланучылар да булмады. Шуннан соң команданы дәүләт бүләгенә тәкъдим иттеләр. Миңа «Батырлык өчен» медале тапшырылды», — ди хәрби, тыйнак кына.

Әңгәмәдәшемнең күкрәген «Курск өлкәсен яклаучы», «Ирекле корпуста намуслы хезмәт өчен», «Разведкада хезмәт өчен» медальләре дә бизи. Әмма Игорь өчен иң зур бүләк — иптәшләренең ышанычы һәм гаиләсенең терәге. 

Лариса һәм Игорь Бессоновлар узган ел Кукмарадан өй сатып алып, шунда күчеп киләләр. Биш бала әнисе Лариса Александровна — батыр йөрәкле, актив волонтер. Ире махсус хәрби операция зонасына киткәч, ул ирекле ярдәм күрсәтүчеләр төркеме белән берничә тапкыр гуманитар йөк алып бара. 

«Игорь белән тормыш коруыбызга уналты ел булды. Иремнең Ватанны саклаучылар сафына басуы — минем өчен зур горурлык һәм җаваплылык. Олы улым Альберт та — хәрби хәрәкәтләр ветераны. Махсус хәрби операция зонасында күрсәткән сугышчан батырлыклары өчен аңа «Батырлык өчен» медале тапшырылды. Әмма сәламәтлеге белән бәйле рәвештә хәзер ул хезмәтен дәвам итә алмый, — ди Лариса ханым. — Волонтерлык эшенә килгәндә, мин аны чын күңелдән башкарам. «Добро.РФ» платформасында теркәлдем, волонтер кенәгәсе дә бар. Яраткан шөгылем кул эшләре булгач, «Үзебезнекеләр өчен тегәбез һәм бәйлибез» хәрәкәтенә кушылдым. Хәрбиләргә күпләп кечкенә талисманнар бәйлим: «йөрәк»ләр, чебурашка уенчыкларына сорау аеруча зур. Госпиталь өчен бандаж, валик, мендәрләр тегәм һәм аларны Казандагы республика клиник дәваханәсенә алып барып тапшырабыз. Госпитальдәге хәрбиләргә «Яхшылык капчыгы» әзерләнә. Анда эчке кием, шәхси гигиена чаралары һәм башка кирәк-яраклар салына. Кукмарага күчкәч тә, бу эшемне дәвам итәм, социаль челтәрләрдә махсус төркем булдырдым. Хәрбиләрнең соравы буенча кирәк-яракларны туплауда булышам». 

Игорь Геннадьевич беренче тапкыр Татарстаннан килгән гуманитар ярдәмне аерым бер җылылык белән искә алды:

«Казаннан җиңел машинада 40 тартма чәкчәк китергәннәрен бер онытасым юк. Ул балалар, әти-әниләр, укытучылар тырышлыгы белән әзерләнгән иде. Безнең отрядта Татарстаннан мин һәм Сергей исемле егет. Калганнар башка төбәкләрдән. Алар милли ризыгыбыз чәкчәкне ашап туя алмады, аның тәмлелелегенә шаккатты. Алга таба калын өс киемнәре, балаклава, башлыкларга кадәр тегеп җибәрделәр. Окоп шәмнәре, тимер мич һәм башка кирәк-яракларның һәммәсен сөенеп кабул итәбез. Ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтебез чиксез, — ди ул. — Хатыным мөмкинлек булган саен яныма килә. Хәтта улларыбызга да мин хезмәт иткән урынны күрсәтте. Әнә шундый курку белмәс, батыр кеше ул. Гаиләм, балаларым белән аралашу, якыннарның җылысы көч һәм ышаныч бирә. Иң зур теләгем — тынычлык». 

Күпне күргән, әмма рухы сынмаган ир-егетнең сүзләрендә ихласлык һәм җаваплылык яңгырый. Ватанга тугрылык, гаиләгә мәхәббәт — аның тормышындагы иң зур кыйммәтләр.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #БезненГеройлар