Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

“Франц” позывнойлы якташыбыз: Нык булырга кирәк, чөнки син – илне саклаучы солдат

Ул бер ярым ел дәвамында махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

Ватан язмышы сине сынаганда, һәр кеше үзенең кем икәнен аңлый. Кемдер чигенү юлын эзли, ә кемдер нык басып тора. Шул нык торучылар арасында әлеге язма герое да бар. Ул – хәрби хезмәттәге ир-егет, үз илен саклаучы, шул ук вакытта тимергә “җан өрүче”, механик күңелле сугышчы. Аның бизәлгән “ундүрт”ле машинасы кукмаралыларга яхшы таныштыр, дип уйлыйм.

“Франц” позывнойлы якташыбыз бер ярым ел дәвамында махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Ул – пилотсыз очу аппараты операторы, димәк, һәр секунды, һәр карары мөһим. Дроннар аша разведка алып бару, дошман ниятләрен ачыклау – бу бер дә гади эш түгел. Монда салкын исәп белән бергә, йөрәкнең чыдамлыгы, күңелнең тынычлыгы да кирәк.

 – Махсус хәрби операциягә контракт төзеп киттем. Туган илемне яратам, аны сакларга кирәк, башкача була да алмый. Билгеле, бу карарымны ишеткәннән соң, барлык якыннарым, дусларым шок хәлендә калды. Ә аннары минем уй-теләкләремнең җитди булуын аңладылар һәм теләктәшлек күрсәттеләр. Сөйгән ярым да борчылды. Әмма ул миңа ышана һәм көтә. Үзем бигрәк тә әни өчен борчылган идем. Аллага шөкер, бар да яхшы. Без гаиләдә биш бала, мин – иң олысы. Шуңа күрә минем җилкәдә якыннарыма карата зур җаваплылык бар дип уйлыйм. Дусларым арасында да контракт төзеп, Ватанга хезмәт итүчеләр бар, әмма төрлебез төрле тарафта, очрашканыбыз юк. Сугыш бер таныш булмаган кешеләрне дә берләштерә. Анда яшь, милләт аермасы юк. Барыбыз да – корал буенча туганнар. Нинди генә хәл булса да, без бер-беребезнең аркасын уттан саклаячакбыз. Иң мөһиме: анда игътибарлылык кирәк, ешрак күккә карыйсы һәм тавышларны тыңлыйсы, – диде солдат. 

14 көн дәвамында өйрәнүләр узганнан соң, аларга кием-салым, корал тапшыралар. Бүгенге көндә ул Покров юнәлешендә хезмәт итә. “Махсус хәрби операция башланганчы ук дроннар белән кызыксына идем. Әмма шуның буенча махсус укыганым булмады”, – дип сөйләде.

Егеткә башта “француз” дигән позывной бирергә уйлыйлар, әмма ул аңа бер дә ошамый, шуңа күрә бераз кыскартырга туры килә. Ә “франц” исә яңгырашлы, рациядән эндәшкән вакытта да, кемне чакырганнары шундук аңлашыла. 
“Франц” – бик сабыр, тыйнак егет, артык сүз сөйләшми. Якташлардан гуманитар ярдәм килеп тора дип, рәхмәтен белдерде. Оператор буларак, яу кырында генераторларның мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки электр гел кирәк. Салкын кыш айларына кереп барганда, җылылык пушкаларына (бигрәк тә дизель ягулыгы белән эшли торган) да сорау зур. 
Вакытлыча ялга ярты елга бер тапкыр кайта икән. Шушы вакытта үзенә рухи көч алып китә.

– Ә ял тәмамланганнан соң, кабат юлга чыгуы авыр түгелме, ничек түзәсең? – дип кызыксынам солдаттан.

 – Беренче тапкыр вакытлыча ялдан киткәндә, авыр, моңсу булды. Хәзер ияләндем, үземне гадәти эшкә барган кебек хис итәм. Башта махсус хәрби операция зонасында да куркытты. Әмма нык булырга кирәк, чөнки син – илне саклаучы солдат. Килешү төзегәнемә бер дә үкенмим, – диде ул. 

Өенә кайткач, егет үзенең тугры юлдашы – яраткан автомобиле янына ашыга. Ул аның өчен гади транспорт кына түгел – дусты, сердәше, рух терәге.

 – Машинамны бик яратам. Аны биш ел элек сатып алдым. Һәм бер елдан әкренләп торгыза, ремонтлый башладым. Машинаны бизәү – минем өчен аерым бер сәнгать кебек, шәхси техникамны башкаларныкыннан үзенчәлеклерәк итәргә тырышам. Аның белән төрле чараларда да катнашам. Хобби буларак, машина тавышларын көйләү белән шөгыльләнәм, – диде ул.
 

“Франц” фронтта илне, дусларын саклый, ә тылда – тимерләрдән матурлык тудыра. Бу ике халәт бер-берсен тулыландыра: батырлык – җылылык белән, кырыслык – мәрхәмәт белән үрелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев