Нырья урта мәктәбендә «Прокопьев укулары» III төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды
Конференция эшендә Кукмара, Балтач, Әгерҗе районнарыннан, Удмуртия Республикасыннан килгән укытучылар, тәрбиячеләр, укучылар һәм башка кунаклар катнашты.
Нырья урта мәктәбендә оештырылган фәнни-гамәли конференциядә кунакларны мәктәп директоры Николай Данилов, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары Миләүшә Баклановалар сәламләде.
— Без бу конференциянең нәкъ менә Нырья урта мәктәбендә узуына бик горурланабыз. Чөнки бу яклардан танылган удмурт мәгърифәтчесе Максим Прокопьев чыккан, — дип башлап җибәрде үз чыгышын Миләүшә Гарәфетдиновна. — Тел — халыкның җаны, аның байлыгы. Ул үсмәсә, халыкның киләчәге дә юк. Шуңа күрә безгә телебезне барыбызга бергәләп үстерү бик мөһим. Моңа инде мәктәпкәчә яшьтән үк, ата-аналар белән берлектә керешергә кирәк. Бүген һәр секциядә әзерләнгән фәнни эшләр үзләренең гамәли кулланылышын тапсын иде.

Пленар утырышта доклад белән «Милли мәгариф фәнни-тикшеренү институты» директоры, педагогика фәннәре кандидаты Надежда Ураськина чыгыш ясады. Ул шәхеснең этномәдәни компетенциясен формалаштыруда гаиләнең роле турында сөйләде.
Конференция эшендә Кукмара, Балтач, Әгерҗе районнарыннан, Удмуртия Республикасыннан килгән укытучылар, тәрбиячеләр, укучылар һәм башка кунаклар катнашты.

Чара кысаларында халык уеннары һәм биюләре буенча мастер-класслар, милли стильдә бизәнү әйберләре ясау оештырылды. Шулай ук Удмуртиядән килгән кунаклар удмурт телен, мәдәниятен саклау һәм популярлаштыруда медианы куллану буенча мастер-класс үткәрде. Мәктәпнең икенче катында читтән торып катнашу секциясе кысаларында «Туган як — мәңге сөекле!» исемле күргәзмә тәкъдим ителде, анда туган тел һәм мәдәният белән бәйле эшләр күрсәтелде.

Фото: Регина Фокина/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев