Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районында урып-җыю эшләре тулы куәткә бара

Журналист Ризилә Корбанова «Дружба-Агро» җәмгыятендәге урып-җыю эшләренең барышы белән танышып кайтты.

Башаклар пешкән чак

Җәйнең иң җаваплы һәм иң матур мизгелләренең берсе — урып-җыю чоры. Ел буе игенчеләрнең тир түгеп башкарган хезмәтенә нәтиҗә ясала. 

Басуларда алтын төсенә кергән башаклар җилдә талгын гына тирбәлә, әйтерсең лә, мул уңыш өчен хезмәт куйган кешеләргә рәхмәт әйтә. Сап-сары иген диңгезе өстендә, мәһабәт кораблардай, комбайннар йөзә. Аларның өзлексез гөрелтесе авыл тормышының хезмәт моңын хәтерләтә, ә һәр сугылган гектар — игенченең фидакарь хезмәтенең нәтиҗәсе.

Басуларда алтын төсенә кергән башаклар җилдә талгын гына тирбәлә.
Сап-сары иген диңгезе өстендә комбайннар «йөзә».

Иске Кенә авылы янындагы басуларда кызу эш бара. Биредә «Дружба-Агро» җәмгыятенең комбайннары алтынсу көзге бодай кырларын иңли. Искиткеч матур табигать кочагында барган урак өсте күренеше күз явын алырлык. Урып-җыю эшләренең барышы белән танышу өчен без хуҗалыкның агрономы Газиз Сәфиуллин белән очраштык.

— Уракка өченче августта керештек, Аллага шөкер, игеннәрнең торышы яхшы. Хәзер иң мөһиме — уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу. Бүгенге көндә басуда өч «Полесье» комбайны эшли, ике КамАЗ машинасы уңышны ындыр табагына ташып тора. Комбайнчыларыбыз иртәдән кичкә кадәр тырышып хезмәт куя, техниканың барысы да әзер. Һәр көннең кадерен белеп эшлибез, чөнки һәр башак — игенченең ел буе салган хезмәте нәтиҗәсе, — ди Газиз Сәфиуллин.

Механизаторлар Динар Зиннәтов, Нәфис Хәбибуллин, Мансур Фәйзрахманов агроном Газиз Сәфиуллин белән.
Механизаторлар Динар Зиннәтов, Нәфис Хәбибуллин, Мансур Фәйзрахманов агроном Газиз Сәфиуллин белән. 

«Дружба-Агро» җәмгыяте

Хуҗалыкның 3 мең 700 гектар сөрүлек җире бар. Шуның 500 гектарга якынын — күпьеллык, 300 гектарын — берьеллык үләннәр, 1100 гектарын кукуруз алып тора. Бөртеклеләрне исә 1 мең 100 гектарда игәләр. 

Аның сүзләренә караганда, урып-җыю эшләре оешкан төстә бара. Басуларда бер-бер артлы тезелеп баручы комбайннар, аларга хезмәт күрсәтүче техника — барысы да бердәм механизм булып эшли.

— Шулай ук җир эшкәртү эше дә дәвам итә. 300 гектарда көзге рапс чәчәргә планлаштырган идек, бүгенге көндә орлыкларның яртысы җир куенына иңдерелде, — дип сөйләде агроном. 

Басуларда алтын төсенә кергән башаклар җилдә талгын гына тирбәлә.
Басуларда алтын төсенә кергән башаклар җилдә талгын гына тирбәлә.

Алтынсу басуларда дулкынланып торган башаклар, офыкка таба сузылган киңлекләр һәм армый-талмый хезмәт итүче игенчеләр — болар барысы да авыл хезмәтенең чын матурлыгын күрсәтә. Нәкъ менә шушы хезмәт нәтиҗәсендә табыннарыбыз муллык белән тула, ә басулардан күтәрелгән комбайн тавышы авылның тормыш көче булып яңгырый.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев