Кукмарада умартачыларның җыелыш-киңәшмәсе булды
Киңәшмә барышында умартачылар үзләрен борчыган сорауларын да бирделәр, бигрәк тә басуларны химик препаратлар белән эшкәртүне киметү кирәклеге турында фикерләрләр әйтелде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә умартачыларның җыелыш-киңәшмәсе булды. Умартачылар берлеге җитәкчесе Таһир Бариев алып барган очрашуда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, татарстанның умартачылар идарәсе җитәкчесе Фаиз Динмөхәммәтов һәм башкалар катнашты. Анда сүз умартачыларга бирелә торган дәүләт ярдәмнәре, кооператив оештыру, анда теркәлү тәртибе, бал корты продукциясен урнаштыру юллары, кортларны төрле авырулардан саклау алымнары, аларның бәяләре һәм башкалар турында сөйләшенде. Киңәшмә барышында умартачылар үзләрен борчыган сорауларын да бирделәр, бигрәк тә басуларны химик препаратлар белән эшкәртүне киметү кирәклеге турында фикерләрләр әйтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев