Автор автор яңалыклары
-
Элмә такталарны яңартасы иде
Шәһәр башкарма советына кереп, үзара салым акчасын әле яңарак кына түләп чыктым. Миңа ул 300 сум акча жәл түгел, рәхәтләнеп бирәм, чөнки шәһәребез матурлана, төзекләнә бара. Әмма шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллинга да җиткерәсе сүзем бар иде. Ул - урамдагы элмә такталар турында. Аларны куйганнарына инде 15-20 ел чамасы...
-
Түбән Арбашта Лев Толстой елы уңаеннан чара үткәрелде
2018 ел Татарстанда "Лев Толстой елы" дип игълан ителде, аның тууына быел 190 ел була.
-
Гражданнарны хезмәт хакын түләмәүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышырга чакыралар
Барлык мөрәҗәгатьләр буенча закон тарафыннан билгеләнгән срокта һәрьяклап һәм объектив тикшерү үткәреләчәк.
-
Татарстанның аз керемле 2 мең пенсионеры бушлай азык-төлек алачак
Пенсионерларга тиз искерми торган он, шикәр комы, үсемлек мае, чәй, консерва кебек ризыклар таратыла.
-
Олыяз авыл җирлегендә халык җыены булды
Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының чираттагысы Олыяз авыл җирлегендә үтте.
-
Кукмарада өстәл теннисы буенча ачык турнир үткәрелә
24 февральдә "Зилант" спорткомплексында өстәл теннисы буенча ачык турнир үткәрелә. Башлана 9.00 сәгатьтә.
-
Кукмаралыларны кыска эш атнасы көтә
Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, республикада яшәүчеләр 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәк.
-
“Хезмәт даны“ газетасына узган елгы бәядән язылып кал!
2018 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. 31 мартка кадәр "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына узган елгы бәядән - 660 сумнан язылырга мөмкин. Ә аннан соң, почта чыгымнары арту сәбәпле, подписка бәясенең артуы көтелә.
-
Фото: Сәрдекбашта Муса Җәлилне искә алдылар
Сәрдекбаш авылы китапханәчесе Гөлназ Нәбиева балалар бакчасында Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Батырлык"дәресе үткәрде.
-
Фоторепортаж: Вахит авылында “Туган як моңнары” дигән концерт булды
Районыбызда авыл җирлекләре арасында районкүләм "Туган яктан илһам алып" фестиваль-конкурсларының сайлап алу турлары дәвам итә. Үткән атнада ул Янил авыл җирлегендә үтте.
-
Уфа кешесе лотереяга 26 млн сум акча откан
Бәхетле билет хуҗасын, отышны рәсмиләштерү өчен, Мәскәүдә көтәләр.
-
Фоторепортаж: Чарлы авылында Май чабу бәйрәме үткәрелде
Чарада катнашучылар үзләрен төрле уеннарда сынап карадылар
-
Кәефне суган күтәрә ала
Франция галимнәре, суган инфекцияләрдән генә саклап калмый, яшәртә дә, дип белдерә. Ул баш мие эшчәнлеген дә яхшырта икән. Тикшеренүләр барышында галимнәр суганның баш мие күзәнәкләрен чистартуын ачыклаган. Аның составындагы күкертле кушылмалар канга кереп, баш миен яшәртә икән. Суган яратучылар төшенкелеккә бирелми, картайгач та хәтерләре яхшы була, дип яза Якты юл.
-
Комсомолец Рәхи - минем абыем ул!
1990 елга кадәр мәктәпнең әдәбият китапларына кертелгән, укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителгән "Комсомолец Рәхи бәете"ндә урын алган Рәхи исемле егет минем абыем була ул. Аның әтисе белән минем бабам - бертуганнар. Кем соң ул Рәхи? Шушы сорауга җавап эзләп, мин бабама мөрәҗәгать иттем. Аның сөйләвеннән мин шуны аңладым: искиткеч...
-
Кукмара районы мәшһүр шәхесләренә карата төзелгән кроссворд
Шакмакларны дөрес тутырсагыз, вертикаль баганада Мәмәшир авылыннан чыккан мәгърифәтче-галим исемен күрерсез 1. Кукмара районы Социалистик Хезмәт Герое. 2. Кукмара районы Советлар Союзы Герое. 3. Язучы-эзтабар. 4. Җәлилче якташыбыз. 5. Лубян урман кисү хуҗалыгына нигез салучы. 6. Бакыр кою заводына нигез салучы. 7. Нырты имениесе хуҗасы. 8. XX гасыр башында Кукмарада...