"Үлемсез полк": Җәләлиев Зәки Җәләли улы
Җәләлиев Зәки Җәләли улы (1919-2000) Минем Зәки бабам 1919 елда Кукмара районы Аксыбы авылында дөньяга килгән. Бабама егерме яшь тулгач, аны армиягә алалар. Армия хезмәтеннән ул туры сугышка китә. Сугыш бик кырыс була, Украина фронтында Зәки бабаем бик каты яраланып аңын югалта. Шулай итеп, ул дошман әсирлегенә эләгә. Озакламый ул...
Җәләлиев Зәки Җәләли улы (1919-2000)
Минем Зәки бабам 1919 елда Кукмара районы Аксыбы авылында дөньяга килгән. Бабама егерме яшь тулгач, аны армиягә алалар. Армия хезмәтеннән ул туры сугышка китә. Сугыш бик кырыс була, Украина фронтында Зәки бабаем бик каты яраланып аңын югалта. Шулай итеп, ул дошман әсирлегенә эләгә. Озакламый ул әсирлектән кача һәм Югославия партизаннарына килеп кушыла. Бабаем Югославиянең Чазма, Маславина, Беловар, Падравнина, Белогора, Тополовац шәһәрләрен дошманнардан азат итүдә катнаша.
Бабам күрсәткән батырлыклары өчен бик күп орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. "Жуков медале", "Бөек Ватан сугышында Германияне азат иткән өчен" һ.б.
1990нчы елда Брянск шәһәрендә бөтенсоюз (всесоюзная встреча партизан) партизаннарының очрашуы була.Зәки бабамны әлеге очрашуга эзтабар язучы Шаһинур Мостафин озатып бара.
1991нче елда бабаем яшәгән авылга Югославиядән дипломантлар килеп төшә. Алар бабаема истәлекле бүләкләр тапшыралар.
Зәки бабам сугыштан соң кырык ел буе колхозда комбайнчы булып эшләгән, һәрвакыт алдынгылар рәтендә булган. Аны авылда бар кеше дә хөрмәт иткән. 1958 елда ул Мәскәү шәһәрендә Бөтенсоюз авылхуҗалыгы күргәзмәсендә алтын медаль белән бүләкләнгән. Ә 1995 елда бабам турында "Зәки абый" фильмы төшерелгән.
Минем бабам бик акыллы, мәрхәмәтле, сабыр кеше булган.Аның бу сыйфатлары минем әтиемә һәм дәү әтиемә дә күчкән.Мин аның белән бик горурланам.
Зәкиева Азалия,
Кукмара 4нче урта мәктәбенең 3нче "Б" сыйныфы укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев