Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Суык тигәннән берничә киңәш

Ачы торманы шакмаклап турарга һәм кәстрүлгә салырга. Өстенә шикәр комы сибеп, ике сәгать дәвамында духовкада пешерергә кирәк. Пешеп чыккач суытырга һәм пешкән яшелчә кисәкләрен аралап, бүленеп чыккан сокны стаканга агызырга кирәк. Әлеге сокны балага көненә өч-дүрт мәртәбә ике чәй кашыгы күләмендә эчертү зарур. *** Баланның яфрагыннан әзерләнгән төнәтмә ютәлне бетерү...

Ачы торманы шакмаклап турарга һәм кәстрүлгә салырга. Өстенә шикәр комы сибеп, ике сәгать дәвамында духовкада пешерергә кирәк. Пешеп чыккач суытырга һәм пешкән яшелчә кисәкләрен аралап, бүленеп чыккан сокны стаканга агызырга кирәк. Әлеге сокны балага көненә өч-дүрт мәртәбә ике чәй кашыгы күләмендә эчертү зарур.
***
Баланның яфрагыннан әзерләнгән төнәтмә ютәлне бетерү өчен бик файдалы. Шулай ук баланның җимешләреннән әзерләнгән төнәтмә дә ютәлне тиз дәвалый. Моның өчен бер стакан баланга бер литр кайнаган су салып, ун минут чамасы кайнатырга кирәк. Әлеге төнәтмә суынгач, аңа өч аш кашыгы бал салып болгатырга. Көненә дүрт тапкыр ярты стакан эчәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев