Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Гозеребез һаман үтәлми

Без Кукмараның Маяковский урамында яшибез. Быел җәй көне урамыбызның төп өлешенә яхшы итеп асфальт салынды. Ә без, берничә хуҗалык яшәгән өлеше (урамның бер тармагы), шул килеш калды. Күп тә түгел - 200-300 метр ара, югыйсә. Урамыбыздан 15әр тонналы КамАЗ машиналары ягулык салу станциясенә йөри. Керү юлы чикле дигән билге дә...

Без Кукмараның Маяковский урамында яшибез. Быел җәй көне урамыбызның төп өлешенә яхшы итеп асфальт салынды. Ә без, берничә хуҗалык яшәгән өлеше (урамның бер тармагы), шул килеш калды. Күп тә түгел - 200-300 метр ара, югыйсә. Урамыбыздан 15әр тонналы КамАЗ машиналары ягулык салу станциясенә йөри. Керү юлы чикле дигән билге дә юк. Урамыбызга, бер дә булмаса, берничә машина таш салсыннар иде дип, җитәкчеләргә мөрәҗәгать иткәнем булды, гозеребез һаман үтәлми. Ә юл көннән-көн ватыла, җимерелә бара. Чокыр-чакырлы юл булгач, өйдән чыгасы, Кукмарада була торган төрле чараларга да, бәйрәмнәргә дә барасы килми. Ә җәй көннәрендә тузанга чыдый торган түгел. Кыскасы, моң-зарыбызга колак салсыннар иде.

Мәлик ӘГЪЛӘМОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев