Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Элекке замандагы кебек бәяләргә тәртип тә, тикшерүләр дә юк инде хәзер

Быел бәрәңгеләрне казып алгач, бакчама проволочник дигән кортларга каршы горчица орлыгы чәчәргә уйладым. Әлеге орлыкны эзләп базарга төштем. Бер җирдә генә күрдем аны. Базарда очраткан танышым: "Нишләп моннан аласың, сездән ерак түгел бер кибеттә бәясе күпкә ким", - дип әйтеп куйды. Чыннан да, бу кибеттә бәясе базардагыга караганда шактыйга арзанрак...

Быел бәрәңгеләрне казып алгач, бакчама проволочник дигән кортларга каршы горчица орлыгы чәчәргә уйладым. Әлеге орлыкны эзләп базарга төштем. Бер җирдә генә күрдем аны. Базарда очраткан танышым: "Нишләп моннан аласың, сездән ерак түгел бер кибеттә бәясе күпкә ким", - дип әйтеп куйды. Чыннан да, бу кибеттә бәясе базардагыга караганда шактыйга арзанрак булып чыкты: базарда килограммы 80 сум торса, монда 44 сум гына. 3 килограммга 108 сум акчаны янга калдырдым. Чәчә башлагач, орлыгым җитмәде бит, тагын әлеге кибеткә киттем. Барсам - орлык беткән, эзләп үзәккә төштем. Базардан аласым килми, кыйммәт тоела. Базардан читтәрәк икенче бер кибеткә кереп килограммын 60 сумнан сатып алдым. Базардагы кебек 80 сум түгел бит инде.

Әйтәсе килгән сүзем шул: элекке замандагы кебек бәяләргә тәртип тә, тикшерүләр дә юк инде хәзер. Бер чакрым арадагы өч кибеттә өч төрле бәя. Бәяләре дә нинди генә әле! Эшмәкәрләрнең нинди бәя куюлары үз кулларында, ничек сатасылары килсә, шулай саталар.

Исемем редакция өчен генә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев