Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Ашказаныгыз турында да онытмагыз

Тиздән Яңа ел. 31 декабрь көне күпләрнең охшаш була: алны-ялны белмичә табын әзерлисең. Кич җитеп, өстәл артына утыруны бөтен гаилә белән көтәсең. Төн уртасы булуга карамастан, рәхәтләнеп ашыйбыз, эчәбез. Иң авыры 1 гыйнвар көне: йокы туймаган, ашказаны эшләми. Мондый хәлгә төшмәскә, яки бу халәттән котылу өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез....

Тиздән Яңа ел. 31 декабрь көне күпләрнең охшаш була: алны-ялны белмичә табын әзерлисең. Кич җитеп, өстәл артына утыруны бөтен гаилә белән көтәсең. Төн уртасы булуга карамастан, рәхәтләнеп ашыйбыз, эчәбез. Иң авыры 1 гыйнвар көне: йокы туймаган, ашказаны эшләми. Мондый хәлгә төшмәскә, яки бу халәттән котылу өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез.

Гадәттә, матур күренү өчен туташ-ханымнар бәйрәм алдыннан диетага утыралар. Ә Яңа ел кичендә һәм аннан соң чама хисе югала. Бу организм өчен зур стресс булып санала, диетадан соң, киресенчә, тазарып китәргә мөмкинсез.

Кич белән ашармын дип, 31е көнне ач йөрү килешмәс. Иртәне ботка, яшелчә белән башлагыз. Ашау арасында кефир эчеп куегыз. Төшке ашка җиңелчә ризык, майонезсыз салат, җиләк-җимеш ашарга мөмкин. Чиста суны күп эчәргә кирәк.

Яңа елның беренче көненнән үк организмның эшчәнлеген нормальләштерү ягын карагыз. Гадәттә, без бәйрәм табыныннан калган салатлар белән 2-3 көн тукланабыз, бу дөрес түгел. Көнне шулай ук боткадан яки яшел чәйдән башлау мөһим. Бал болгатып, бер стакан су эчеп кую да файдага булыр. Гомумән, көн дәвамында сатып алынган соклар түгел, чиста суны күп эчәргә тырышыгыз. Майсыз бульон, яшелчә, җиләк-җимеш, кефир ише ризыклар белән генә тукланырга кирәк. Күбрәк саф һавада булу, балалар белән чана-чаңгы шуу тиз арада көндәлек режимга кайтырга ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев