Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәргә күп кирәкми: кечкенә генә игътибар, җылы сүзгә дә сөенеп, куанычларын уртаклашалар

Октябрь аенда редакциябезгә хатлар аеруча күп килә. Сәбәбе дә бар: халыкара өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районыбызның күп оешмаларында очрашулар, мәдәният йортларында төрле кичәләр үткәрелә, ветераннарга күчтәнәчләр өләшенә. Олыларга күп кирәкмени, әнә шул кечкенә генә игътибар, җылы сүзгә дә сөенеп, куанычларын уртаклашып, безгә хат юллыйлар, телефон аша рәхмәтләрен ирештерәләр. Быел "Урал" хуҗалыгы...

Октябрь аенда редакциябезгә хатлар аеруча күп килә. Сәбәбе дә бар: халыкара өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районыбызның күп оешмаларында очрашулар, мәдәният йортларында төрле кичәләр үткәрелә, ветераннарга күчтәнәчләр өләшенә. Олыларга күп кирәкмени, әнә шул кечкенә генә игътибар, җылы сүзгә дә сөенеп, куанычларын уртаклашып, безгә хат юллыйлар, телефон аша рәхмәтләрен ирештерәләр.

Быел "Урал" хуҗалыгы якларыннан күп хәбәрләр алдык. Хуҗалык җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов бик мул күчтәнәчләр белән сөендергән икән өлкәннәрне. Каләмдәшебез - журналист Айгөл Әхмәтшина безгә юллаган хатында Байлангар халкының сөенечен-рәхмәтен чагылдырган: "Өлкәннәр көне уңаеннан олыларны бик хөрмәтләгәннәр, гомер күрмәгәнчә зур күчтәнәчләр өләшкәннәр. Бүләкләрне, өлкәннәр яшәгән һәр йортка кереп, сәламәтлек, озын гомер, җылы теләкләр теләп Расим абый Шакиров тапшырган. Бу хакта матбугатта язып, өлкәннәр исеменнән җитәкчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерәселәре килә, - дип яза ул. - "Бүләк пакетындагы күчтәнәчләрнең күләме Коръән мәҗлесе үткәрерлек, кара җимеш, өрекләрне бүген өзеп киптергәндәй, конфет-тортлары бүген генә ясаган кебек, чәй һәм майлары югары сыйфатлы, ак маеның шакмагы без яшь вакытта пешерелә торган Шәмәрдән ипие зурлыгында бит аның!" - диләр әби-бабайлар. (Юри кызыксындым, Шәмәрдән ипие дигәннәре бик күпереп пешкән искиткеч тәмле, хәзерге ипиләрдән байтак зур булуы белән аерылып торган икән). "Без - олыларны, шулай зурлаган өчен җитәкчеләрне Ходай зурласын, эшләре гөрләп барсын, Аллаһы Тәгалә аларны сәламәтлектән аермасын! Мондый ихтирам, игътибарны гомер итеп күргәнебез юк иде бит безнең", - дип кат-кат әйтәләр сабыйларча самими күңелле өлкәннәр".

Байлангар авыл җирлегенең ветераннар оешмасы җитәкчесе Гөлфия апа Газизуллина да безгә шушындый ук эчтәлекле хат китергән иде. Олыяздан Алсу Баһавиева, Зур Кукмара авылыннан Рәсимә Газизуллина, Рафаэль Хәкимовлар да "Урал" хуҗалыгы идарәсе көче белән әзерләнгән мул табыннар артында үткән очрашулар турында бик җылы сүзләр әйткәннәр, рәхмәтләрен белдергәннәр. "Без - Сабанчино һәм Куркино авылларында яшәүче өлкәннәр өчен авыл клубында "Урал" күмәк хуҗалыгы тарафыннан 100 кешелек табын әзерлән-гән иде. Чордашлары-быз белән рәхәтләнеп аралаштык, концерт номерлары карадык. Баш-лангыч мәктәптә укучы балаларның, укытучылары-ның, Куркино әбиләренең удмурт җырларын-бию-ләрен бик матур итеп башкарулары кичәгә икеләтә ямь бирде", - дип яза Вәсилә Галимова.

1 октябрьдә Янил урта мәктәбендә Өлкәннәр көне уңаеннан "Картаямыни соң йөрәк" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелгән. Бу хакта безгә Казан Дәүләт Мәдәният институты студенты Нияз Кәримуллин яза: "Әлеге бәйрәмдә мәгариф өлкәсендә күп еллар эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләр кичәнең кадерле кунаклары булдылар. Чарада мәктәп директоры Ришат Шакиров, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәеновлар катнаштылар. Бар көч-хезмәтләрен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучыларыбыз - күп еллар республикада танылган мәктәбебезне җитәкләгән Равил Мәгъсүм улы һәм мәктәбебезнең иң чибәр, кабатланмас укытучыбыз, гомере буе балаларга шатлык өләшүче, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, "Энҗе" бию төркеме җитәкчесе Венера Сөнгать кызы әлеге кичәнең йөзек кашлары иде. Парлы гаилә, көнне-төнне белмичә мәктәбебез өчен тырышып, кайнашып, тырыш егет-кызлар тәрбияләүгә хезмәт куйды".

Вахит авылыннан Мәйсәрә Шәфигуллина да телефон аша үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде: "Өлкәннәр көне уңаеннан Вахит авылы мәдәният йортында зур бәйрәм оештырдылар. Иң элек мәдәният хезмәткәрләре Гамир Насрыйның "Яшел эшләпә" дигән өч пәрдәлек спектаклен күрсәттеләр. Аннан соң бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Концерт карый-карый, өстәл тулы сый-нигъмәтләр белән сыйландык. Бәйрәм бик күңелле булды", - диде ул.

Чишмәбаш башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучылары 35 ел шушы мәктәптә белем биргән ветеран укытучы Марзыя апа Шәрәповада кунакта булганнар. Оныгы Зөлфиянең сабакташларына ул сугыштан соңгы авыр еллар, укытучы хезмәтенең җаваплылыгы турында сөйләгән. Үзенең аерылмас дусты - мандолинада уйнап күрсәткән. Бу хакта безгә Суфия Шәфигуллина хәбәр итте.

Туембаш җирлегенең ветераннар оешмасы җитәкчесе Галия апа Гыйниятуллинадан да хәбәр алдык. Өлкәннәргә күрсәтелгән хөрмәт, бирелгән күчтәнәчләр өчен ул "Тойма" ширкәте җитәкчесе Рәҗәп Галиевка, җирлек башлыгы Илфат Гариповка рәхмәтен белдерә. Әсән-Елгадан Миңлегөл Семенова клубта үткәрелгән кичәдән, мул сыйлы табыннан бик канәгать калган, шуның өчен бу бәйрәмне оештыруга үз өлешен кертүчеләргә кат-кат рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Зур Сәрдек җирлегенең һәр авылында өлкәннәр өчен "Ак калфак" оешмасы һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән бәйрәм концертлары куелган. Манзарас мәдәният йорты һәм китапханәсе "Картаямыни соң йөрәк" дигән темага кичә үткәргән, Лубян,Түбән Өскебаш, Түбән Арбаш, Поч. Сутер, Битләнгер, Камышлы авылларында, "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә, "Тылсым" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, "Зилант" спорт мәктәбендә дә төрле чаралар үткәреп, өлкәннәрне хөрмәтләгәннәр. Районда үткәрелгән чараларның тулы исемлеге түгел әле бу, кызганычка каршы, аларның барысы турында да язмаларны газета битләрендә бирү мөмкинлегебез юк.

Бу атнада Кукмара 4нче урта мәктәбендә район күләмендә өлкәннәр ункөнлеге билгеләп үтелде. Районыбызның иң актив, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнүче ветераннары быел сафка баскан объектларда булдылар, аннан соң мәктәптә укучыларның спорт һәм хәрби-патриотик күнекмәләрен тамаша кылдылар. Чәй өстәле артында үткән очрашуда район башлыгы Сергей Димитриев та катнашып, өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.

-Бүген районда күп эшләр башкарыла. Аларның барысының да нигезе сезнең тырышлык белән салынды, дип хаклы рәвештә әйтә алабыз. Чөнки бу эшләрне сез тәрбияләгән, эшкә өйрәткән ул-кызлырыгыз, оныкларыгыз башкара. Сезнең акыллы киңәшләрегез, хәер-фатыйхагыз безгә бик кирәк, - диде ул үз чыгышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев