Хатлар: җибәргән урынга китәр, кушкан йомышны үтәр
Хат аралашу һәм мәгълүмат алышуның иң киң кулланыла торган формасы булып кала бирә. Әмма заманалар үзгәргән саен аның төрләре генә үзгәрә бара. Кәгазь битенә кулдан язылган, конвертка салып юлланган хатларны интернет челтәре аша электрон адреска юлланган хатлар алыштыра. Безнең редакция адресына да хатлар килә тора. Аларның күбесе hezmat_dani@mail.ru электрон адресы...
Хат аралашу һәм мәгълүмат алышуның иң киң кулланыла торган формасы булып кала бирә. Әмма заманалар үзгәргән саен аның төрләре генә үзгәрә бара. Кәгазь битенә кулдан язылган, конвертка салып юлланган хатларны интернет челтәре аша электрон адреска юлланган хатлар алыштыра.
Безнең редакция адресына да хатлар килә тора. Аларның күбесе hezmat_dani@mail.ru электрон адресы аша юлланган. Ә почта аша килгән, конвертка салынган хатларны, балалар тәмле әйбер көткәндәй, шатланып кулга алабыз. Узган ел хатларны теркәү журналында тугыз йөздән артык хат урын алган. Алар арасында райондашларыбыздан, шулай ук күрше-тирә район, шәһәрләрдән ерак юллар узып килгәннәре дә бар. Рәсми хатлар тиз арада газета битләрендә халыкка җиткерелсә, хәбәрчеләребезнең язмаларын "Сезнең хатларыгызны укыганда", "Почта" рубрикаларында даими рәвештә биреп барабыз. Шулай ук "Кич утырганда", "Әдәбият-сәнгать" битендә дә иҗади күңелле хәбәрчеләребезнең тормышчан, кызыклы язмалары, хикәяләре урын ала, "Шигъри тәлгәш" рубрикасында бирелгән матур шигырьләре дә газета укучыларыбыз тарафыннан яратып кабул ителә. Кайбер язмалар кыскартылып, "яңалыклар" баганасына урнаштырылырга мөмкин, ә кайберләрен kukmor-rt.ru сайтыннан укырга була.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев