Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык артистлары «Татарка-Алтын» клибы турында нинди фикердә?

Интернет челтәрен «Татарка-Алтын» клибы «шаулатты» һәм «шартлатты»! Ира Смелаяның әлеге клибын көн дәвамында 600 меңнән артык кеше карады. Җырның авторы Ильяс Гафаров әйтүенчә, Ира - Чаллы кызы, яртылаш татар. Хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши һәм «Татарские будни» дигән видеоблог алып бара. Клип Samsung оешмасы тарафыннан үткәрелүче клиплар бәйгесе өчен махсус...

Интернет челтәрен «Татарка-Алтын» клибы «шаулатты» һәм «шартлатты»! Ира Смелаяның әлеге клибын көн дәвамында 600 меңнән артык кеше карады. Җырның авторы Ильяс Гафаров әйтүенчә, Ира - Чаллы кызы, яртылаш татар. Хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши һәм «Татарские будни» дигән видеоблог алып бара.

Клип Samsung оешмасы тарафыннан үткәрелүче клиплар бәйгесе өчен махсус төшерелгән. Җырны иҗат итүчеләр максатларына иреште булса кирәк, клип, чынлап та, интернет челтәрендә яшен тизлегедәй таралды. «Татарка-Алтын» клибы, аның башкаручысы турындагы фикерләрен белергә теләп, Татарстанның халык һәм атказанган артистлары белән сөйләштек.

Хәния Фәрхи: Татар кызының «т» хәрефе дә юк! Клип коточкыч!

ИлСаф: Мин бу клиптан бер дә канәгать түгел. Россия халкы - сатлыкҗан халык, үз кыйммәтен күрә һәм бәяли белми. Ни өчендер Европага табыналар. Музыка, клип буенча чит илгә охшарга, артта калмаска тырышалар...

Зәйнәб Фәрхетдинова: Җырчы кызга афәрин! Клипны үзенчәлекле итәргә теләгән һәм моңа ирешкән!

Айгөл Бариева: Нинди сәнгать, нинди зәвык?! Бу сүзләр монда, гомумән, якын торырга тиеш түгел. Бердәнбер плюс - татар телендә! Калганы коточкыч! Татар кызлары нинди булмаска тиеш - бу клип шул хакта.

Илнар Сәйфиев: Клип миңа ошамады! Җырның да, клипның да мәгънәсе, эчтәлеге бөтенләй юк.

Илсөя Бәдретдинова: Клипны ике тапкыр рәттән карадым. Минемчә, мондый клиплар да булырга тиеш. Яшьләр чит илнең Риана кебек җырчыларын, аларның ярымшәрә төшкән клипларын кабул итә, төнге клубларда шул җырларга бии. Чит илнекенә биегәнче, татарныкына биесеннәр. Бәлки минем белән килешмәсләр, ләкин руслашып беткән татар яшьләре «задница»ның татарчасын белсә дә, клипның файдасы бар дигән сүз. Кыз татарча җырлый, үзен «мин алтын», ди. Һәр кеше үзенә кадерле. Кеше үзен алтын дип саный икән, моның нинди начар ягы бар? Бөтенләй шәрә төшмәгән, суицидка өндәми. Мондый клипның да булырга хакы бар, дип уйлыйм.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев