Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гармония һәм үрдәк симфониясе

Кайчандыр укыган идем: кеше үз-үзе белән гармониядә булсын, үзен сәламәт хис итсен өчен көнгә җиде генә минут берүзе тынычлыкта калырга, ял итәргә тиеш икән. Кичә эштән арып-талып кайткач, шул фикер исемә төште дә, өйдә кеше юклыгыннан файдаланып, ашап-эчеп тә тормыйча, йокы бүлмәсенә кереп, караватка чумдым. Ник әллә нишләми шунда кичтән...

Кайчандыр укыган идем: кеше үз-үзе белән гармониядә булсын, үзен сәламәт хис итсен өчен көнгә җиде генә минут берүзе тынычлыкта калырга, ял итәргә тиеш икән. Кичә эштән арып-талып кайткач, шул фикер исемә төште дә, өйдә кеше юклыгыннан файдаланып, ашап-эчеп тә тормыйча, йокы бүлмәсенә кереп, караватка чумдым. Ник әллә нишләми шунда кичтән җыелган чиләге белән чиясе, җыясы кызыл карлыганы. Урамда эссе, димәк, форточка ачык...

Үзем белән үзем гармониядә булырга әзерләнеп, күзләремне генә йомган идем, күрше Сәрия апаның әтәче әче итеп кычкырып куйды. Кичә төнге сәгать бердә кычкырган иде, аннан соң, таң ата башлагач, тагын үзе турында хәбәр итте. Мескен әтәч тә эсселеккә чыдый алмыйча саташа башлады ахрысы инде, дип уйлап та бетермәдем, үрдәкләренең "симфониясе" башланды. Ярар, анысына гына түзәрмен, әле бит шифаханәләргә баргач, табигатьтә була торган көйләр фонында махсус йокы сәгатьләре дә билгелиләр. Шул арада каршыдагы күршеләрнең гараж ишекләре майламаган тимер тавышлары чыгарып ачылды. Машиналарын чыгардылар: йә Казаннан кызлары кайтачак, электричкага каршы алырга барышлары, яки хуҗа кеше кибеткә бара. Әһә, читтәрәк яшәүче Ваһап абыйларның этләре бертуктаусыз "буылып" өрә башлады, димәк ,су буйлап кемдер үтеп китте, яисә аны берәр песи -фәләне котыртып йөри. Йорт каршыбыздагы юлдан "менә таралам, менә таралам" дигән машина тавышы белән келтер-келтер итеп Рамил узды. Көн саен шулай - сәгать иртәнге җиде тулганчы хатынын эшкә алып бара, кич белән алып кайта ул. Якында гына машина килеп туктады да, "пылт-пылт" итеп ишекләре ябылды. Замир Раушанияне эштән барып алганмы, әллә Фәнил белән Чулпан өйләренә кайттылармы икән? Ләң-ләң итеп Пират аваз салды. Димәк, укытучы булып эшләүче, хәзергә җәйге ялда булган Чулпан каяндыр кайткан. Кычкыра-кычкыра сөйләшеп, велосипедта бер төркем бала-чага узып китте. Ниндидер гөжләгән тавыш ишетелә башлады, Әмир машина сөртә, тузан суырта түгелме? Ә монысы ни тагын? Ә-ә, күрше егете Илназ машинасындагы магнитофонын җибәргән, үзе тимер атын куәтле насос белән юдыра икән.

Миңа гармония тудырырга ярдәм итүче, тып-тыныч булырга тиешле җиде минут, кайда соң син? Ярты сәгать үтте түгелме соң инде? Кара, караватта яткан килеш тә, күз алдына китереп, күрше-тирәдә нинди тормыш барганын чамалавы кыен түгел икән, ләбаса.

Шулай дип уйлап та бетермәдем, безнекеләрнең өйгә якынлашуын хәбәр итеп, аерым тавыш белән этебез өреп куйды. Айнурның: "Әйдә, карчык, киен, Илнар белән Фәннурлар шашлыкка чакыра, соңга калмагаек", - дигән сүзе минем бүгенге "гармония"мә зур итеп нокта куйды.

Лилия Нургалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев