Сәрдекбаштан Шәфигуллин Фоат Шәрифулла улының 70 яшьлек олы юбилее!
Сәрдекбаш авылында гомер итүче кадерле әтиебез, бабабыз Шәфигуллин Фоат Шәрифулла улының 2 июльдә 70 яшьлек олы юбилее.
Кадерлебез, сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбриклибез. Алдагы тормышыңда кадер-хөрмәткә төренеп, тынычлыкта, кайгы-хәсрәтсез, сау-сәламәт яшәргә язсын. Туган нигезебез бүгенгедәй һәрчак ямьле, ризыклы булсын. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, Әлфия апа белән бер-берегезгә куаныч, терәк булып, озак еллар тигезлектә гомер итегез.
Сине яратып балаларың, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев