Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәбиева Вәрәкыя Фатыйх кызына 80 яшь!

12 мая 2023, 15:22

351

0

0

Уразай авылында гомер итүче әниебез, әбиебез Нәбиева Вәрәкыя Фатыйх кызына 10 майда 80 яшь тулды. 

Безнең өчен дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң кадерле кешебез – әниебез, сине юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Әниебез – 40 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган бөек укытучы. 

Әти белән әни икесе дә тормышларын намус белән, күңел җылысын биреп үттеләр. Без – биш малайга гомер бүләк итеп, бер җепкә туплап, һәрвакыт ныклы терәк булдылар, хәер-фатыйхаларын, киңәшләрен бирделәр. 

Әниебез, озын гомер кичерергә язсын сиңа. Безгә биргән күңелеңнең җылысы, безне үстергәндә үткән йокысыз төннәрең, яхшы кешеләр булсын дип куйган тырышлыгың – барысы да үзеңә балалар-оныклар игелеге, кадер-хөрмәте булып әйләнеп кайтсын. Рәхмәт сиңа, әниебез!
 
Гомер буе күпме балага син
Белем белән бирдең тәрбия.
Чын күңелдән килеп яныңа,
Рәхмәт әйтеп, сиңа баш ия.
Күңел биреп хезмәт куйганга,
Хөрмәтләргә тиңләр булдыгыз.
Әти белән бергәләшеп безгә
Ныклы итеп канат куйдыгыз.
“Әни” диеп, җанга рәхәт итеп,
Син булганда дәшә алабыз.
Синең янда гына барыбыз да
Һәрчак сабый булып калабыз.
Синең куллар – әни, иң җылысы,
Синең караш – иң-иң назлысы.
Синле язлар – бигрәк матурлар,
Синле көннәр – иң-иң яктысы.
Кайгыларны башка күрмә, әни,
Тынычлыкта үтсен көннәрең.    
Догаларың безгә юллап торчы,
Озын булсын синең гомерең.

 
Иң изге теләкләр белән улларың, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk